Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чистартабыз, утыртабыз

Май бәйрәме алдыннан Түбән Камада 3 мең тирәсе агач утыртылды. Шәһәр ишегалларын, шәһәрнең 45 еллыгы скверын, Мурадьян урамындагы урман кырыен (җәяүлеләр сукмагы), Вахитов һәм Шинчылар урамнары киселешен миләш, каен, юкә, корычагач һәм сирень бизәячәк. Эшне 300гә якын түбәнкамалы башкарган, алар арасында яшь экологлар да, идарәче компания хезмәткәрләре, мировой судьялар һ.б....

Май бәйрәме алдыннан Түбән Камада 3 мең тирәсе агач утыртылды. Шәһәр ишегалларын, шәһәрнең 45 еллыгы скверын, Мурадьян урамындагы урман кырыен (җәяүлеләр сукмагы), Вахитов һәм Шинчылар урамнары киселешен миләш, каен, юкә, корычагач һәм сирень бизәячәк.
Эшне 300гә якын түбәнкамалы башкарган, алар арасында яшь экологлар да, идарәче компания хезмәткәрләре, мировой судьялар һ.б. булган.
Моннан башка, бу көннәрдә, шулай ук, «субботник»лар да уздырыла. «Экояз-2017» акциясенә муниципаль хезмәткәрләр кушылган. Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин җитәкчелегендә, күпфункцияле үзәк, Мәдәният шулай ук Яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре белгечләре һ.б. эшкә чыккан. Алар Советлар Йорты, ЗАГС һәм администрациянең элекке бинасы тирәләрен чүп-чардан чистартканнар.
13 апрельдән бүгенге көнгә кадәр өмәләрдә 9100 кеше, 686 техника катнашкан. 1140 куб метр чүп-чар чыгарылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев