Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Чәбия зиратын чистартыйк

Әгәр дә зираты карап, чистартылып тора икән, димәк, таралып-чәчелеп беткән кешеләре үз ата-бабалары каберен кадерлиләр, узганнарын онытмыйлар. Бу сүзләрне үзебезнең Чәбия зираты турында да әйтеп булсын иде ул! "Авылыбызны шәһәр җир йөзеннән юкка чыгарды, зиратыбыз өстендә тугыз катлы йорт төзеделәр", дип, күпме еллар үпкә-рәнҗү сакларга була инде?! Ул гөнаһлары өчен...

Әгәр дә зираты карап, чистартылып тора икән, димәк, таралып-чәчелеп беткән кешеләре үз ата-бабалары каберен кадерлиләр, узганнарын онытмыйлар. Бу сүзләрне үзебезнең Чәбия зираты турында да әйтеп булсын иде ул!
"Авылыбызны шәһәр җир йөзеннән юкка чыгарды, зиратыбыз өстендә тугыз катлы йорт төзеделәр", дип, күпме еллар үпкә-рәнҗү сакларга була инде?! Ул гөнаһлары өчен җәзасын алмый калмаганнардыр. Эш анда түгел... Авылыбыздан калган бердәнбер тарихи истәлекле урын - Чәбия зиратын карап-чистартып тору кирәк. Аны күрше Актүбә халкы да, җыенысы төрле тарафтан җыелган шәһәр кешеләре дә эшләмәс. Ул зиратта үзебезнең Чәбия керәшеннәренең ничәмә-ничә буын ата-бабасы, туганнары ята. Шуларның өстенә барып, "родительский"га кадәр чистартыйк әле.
Үзем әле барып күрмәдем, киленебез шалтыратып әйтте: "Зиратны чистарта башлаганнар. Бик күп зур агачларны кискәннәр. Зират эче яктырып калган". Әгәр дә Чәбия зиратын тәртипкә китерү максатыннан эшләнгән икән, ул игелекле кешеләргә рәхмәт. Әлбәттә, зиратны тәмам юк итү өчен түгелдер, дип ышанабыз. Юкса, бу мәңге кичерелмәс олы җазык булыр...
Чәбиянең гөрләп торган чакларын белгән безнең буын инде олыгаеп бара. Яшьләрнең күбесе Чәбия зиратының кайда икәнен дә белми торганнардыр. Шуңа күрә, яшьләрне дә ияртеп, 26 апрель көнне иртәнге сәгать 10га Чәбия зиратына өмәгә җыелыйк әле. Ирләр - балта, хатын-кыз тырма алып килеп, кар астында калган чүп-чарны җыештырып, зиратыбызны чистартыйк. 26 апрель - шимбә көн, вакыт юклыкка сылтамагыз, ә үз күзләрегез белән күрү өчен генә булса да, килегез. Зиратны чистартуга аз булса да үз өлешебезне кертсәк, Олы уразада үзебездән дә үлгәннәр өчен хәер булып барыр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев