Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм һәркемгә ошады

"Гаилә" паркында шулай күп халыкның җыелганын күргән юк иде әле. Булдыра ичмасам, яшьләр!

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге, мәдәният идарәсе белән берлектә, Туган телләр һәм бердәмлек елы кысасында, шәһәребезнең 55 еллыгы уңаеннан уздырылган «Түбән Кама – яшьлек калам» дип исемләнгән бәйрәм чарасы халык күңелендә аеруча озак сакланыр, минемчә.

Җыелган халыкның күплеген күрсәгез – «Гаилә» паркында алма төшәр урын юк иде. Түбән Камага мәдхия җырлаучы милли көйгә биюче «Тамчылар» ансамбленең сылу кызлары, шигъри тәлгәшләрдән энҗе тезү, Сафия Хәлиуллина белән Ралиф Сәлахиев дуэты, ак күгәрченнәрнең күк йөзенә күтәрелүе – барысы бер сихри бизәк.

Ә инде берсеннән-берсе оста, сәләтле җырчыларыбыз чыгышы – үзе зур бүләк. Олысына да, кечесенә дә хуш килгән чараны үтә дә зур осталык белән сәләтле яшьләребез Рөстәм Мөхәммәтҗанов, Шамил Хаҗипов, Әнфис Кәлимуллин, Раннур Әүхәдиевләр Вәсилә Исмәгыйлева төзегән сценарий буенча алып бардылар.

Концерт барышында нәни шәһәрдәшебез Әмиргә ярдәм йөзеннән акча җыю өчен тартма куелган иде. Сабыйның әнкәсе белән сәхнәгә чыгуы барыбызның да күңелен йомшартты... Җыр-моң дулкынында дуслык күпере салган җырчыларыбыз: Рифат Зарипов, Марат Фәйрушин, Рамил Галимҗанов, Нәркис Зиннәтуллин, Рөстәм Галимҗанов, баянчы Ринат Насыйров бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр, берсеннән-берсе матур, эчтәлекле чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Үзләреннән зур өлеш кертеп түбәнкамалыларны сөендергәннәре, яшь буынга үрнәк булулары өчен, чиксез зур рәхмәтләрен белдереп, киләчәктә дә туган телебезне һәм милли мәдәниятебезне үстерүдә һәрвакыт бер сафта булырбыз, дигән өметләр багълап, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге исеменнән, Рөстәм Ганиев рәхмәт хатлары тапшырды. Яшьләребезне һәрвакыт, һәркайда бердәм, дус-тату булырга чакырды.

Фото: А.Сәгыйтов фотосы

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев