Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм күңелле узды

3 июньдә Олы Аты авылында авыл мәйданы булып узды. Бу бәйрәм элек-электән Тручын (Троица) көнне үткәрелеп килә. Бәйрәмне спорт уеннары белән балалар башлап җибәрделәр. Ел саен ике килендәш Нина һәм Галя Емельяновалар оештырган бәйгеләр: оста итеп чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгеру, таяк тартышу һ.б. иң көтеп алынганнары була. Районның...

3 июньдә Олы Аты авылында авыл мәйданы булып узды. Бу бәйрәм элек-электән Тручын (Троица) көнне үткәрелеп килә.
Бәйрәмне спорт уеннары белән балалар башлап җибәрделәр. Ел саен ике килендәш Нина һәм Галя Емельяновалар оештырган бәйгеләр: оста итеп чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгеру, таяк тартышу һ.б. иң көтеп алынганнары була.
Районның оста спорт комментаторы Виктор Шадрин көрәшне ачып җибәрде. Көчлеләрнең көчлесе дип Мамадыш егете Большаков игълан ителде, ул тәкә һәм кыйммәтле бүләккә ия булды. Бәйрәмнең иң көтеп алынганы Казаннан килгән артистлар чыгышы булды. Авылыбызның Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Вадим Захаров һәм башка җырчыларны чакырган хөрмәткә лаеклы егете Валерий Ивановка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Концерт барганда спорт уеннары дәвам итте: штанга күтәрү, ат чабыштыру, баганага менү дисеңме... Халыкны шаккаттырырлык кешеләр күп булды. Бәйрәмне оештыручы Лидия һәм Константин Юмаевларга рәхмәт әйтәсе килә. Авылыбызның актив егетләре дә читтә калмады: Петр Пипинеев, Валерий Сармаев, Илья Архиреев, Михаил Байрашов, Олег Шипшов, Федор Умнов, Степан Умновлардан башка бер бәйрәм дә узмый. Кызыл Чапчак авылы җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдархановка да авыл халкы бик зур рәхмәтле.
Көнебез искиткеч матур салют белән тәмамланды.
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы.
***
Тручын шулай ук Троицк поселогында булган.
Узган якшәмбе көн яңгырлы булуга карамастан, мәдәният йортына 200ләп кеше җыелган. Кунаклар да килгән. Аларны махсус чакырылган дәрәҗәле кунак - Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина котлаган. Валентина Тупаева җитәкчелегендәге «Сүрәкә» ансамбле бәйрәм концерты биредәгеләр күңеленә хуш килгән. Чарада чәй мәҗлесе дә оештырылган. Теләгән һәр кеше әзерләнгән тәм-томнардан авыз итә алган. Сосновское авылы җирлеге башлыгы Анатолий Бурчин әйтүенчә, бәйрәм әле дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев