Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм итик

Сабантуйда нәрсәләр була?

Түбән Камада Сабантуй бәйрәме 16 июньдә «Ильинка» мәдәният-спорт комплексында узачагы турында язган идек инде. Ул иртәнге сәгать 9 да башлана. Бәйрәм программасы бәйгеләргә, төрле уеннарга, күңел ачу чараларына бик бай.
Бәйрәмгә барып, сез шәһәребез һәм районыбыз иҗат коллективлары көче белән әзерләнгән концертны; театральләштерелгән прологны; ТР һәм шәһәребез сәнгать коллективларының, артистларының чыгышларын; ат чабышларын; халык уеннарын; күп төрле спорт ярышларын; милли көрәшне һ.б. тамашалар карый алачаксыз. Төрле милләт вәкилләренең аерым уеннары һәм бию мәйданчыклары да сезне битараф калдырмас. Бәйрәмдә, һәр елдагыча, шәһәр осталарының кул эшләнмәләреннән ярминкә-сату оештырылачак, сәүдә үзәкләре эшләячәк. Рәхим итегез! 

Ничек барырга?
Шәһәребездә Сабантуй бәйрәме узу сәбәпле, автобуслар бакчаларга йөрмәячәк. Бу хакта ПАТП җитәкчелеге хәбәр итте.
Автобуслар бу көнне 7.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр Сабантуй мәйданына йөриячәк. Шәһәрдән Ильинка мәдәни-спорт коплексына Бызов урамыннан (Кече базар); Тынычлык-Чулпан урамнары чатыннан; Халык иҗаты йорты яныннан; «Аттракцион» тукталышыннан (Яшьлек урамы); «Сити-Центр» сәүдә үзәге яныннан (Корабельная урамы); «Шинник» спорткомплексы яныннан (Менделеев-Гагарин урамнары чаты) китәргә мөмкин. Бару-кайту бәясе – 50 сум. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев