Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйрәм белән!

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Көтеп алынган һәм барыбыз да ярата торган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Аннан гаилә учагы җылысы бөркелә, ул барыбызга да өмет һәм яхшыга ышаныч бүләк итә, узып баручы елга йомгак ясау теләге уята.
2018 елда Түбән Кама муниципаль районы тотрыклы үсешен дәвам итте һәм анда һәр түбәнкамалының өлеше бар. Барыбыз да яхшы эшләдек, шәһәребез, авыл җирлекләребез тагын да уңайлырак һәм заманчарак булсын өчен күп эш башкардык.
Әмма алда яңа бурычлар, яңа үрләр һәм яңа казанышлар – күп кенә кызыклы проектлар, стратегик инвестиция планнары һәм социаль программалар көтә. Боларның барысына да бары тик уртак эш белән генә ирешә алачакбыз һәм аңа көчебез җитәсенә ышанычым зур!
Яңа ел уңаеннан, хөрмәтле түбәнкамалылар, хезмәтегез һәм Түбән Кама муниципаль районы үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәт сүзләремне кабул итегез. Киләсе 2019 ел барлык яхшы ниятләребезне һәм хыялларыбызны тормышка ашырсын, барыбыз өчен дә иҗади һәм тотрыклы булсын! Барыгызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм зур бәхет телим! 
Айдар МЕТШИН, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев