Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәйгедә «иң-иң»нәр катнашты

Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел «Татар кызы» конкурсы үткәреп килә. Бу конкурста коену костюмнары модасы күрсәтмиләр, ә кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар. Бәйге ике этапта үткәрелде: беренчесендә читтән торып катнашсалар, икенче турда кызлар мәртәбәле жюри, тамашачылар...

Республиканың махсус урта белем бирүче уку йортлары инде ничә ел «Татар кызы» конкурсы үткәреп килә.

Бу конкурста коену костюмнары модасы күрсәтмиләр, ә кызларның сүзгә осталыгы, ягымлы сөйләшүе, татар телен, аның тарихын камил белүе буенча нәтиҗә ясыйлар. Бәйге ике этапта үткәрелде: беренчесендә читтән торып катнашсалар, икенче турда кызлар мәртәбәле жюри, тамашачылар каршысында имтихан тотты. Быел икенче тур 11 ноябрьдә, Түбән Камада, шәһәребезнең педагогия көллиятендә узды.

Бу хакта көллият директо-рының фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Люция Галәветдинова менә ниләр сөйләде:
- Бу ел көллиятебез өчен бәйрәмнәргә бай булды.Шәһәребезнең 50 еллыгын үткәрүдә актив катнаштык, көлли-ятебезнең 35 еллыгы булды, чираттагысы - «Татар кызы-2016» бәйгесе иде. Бәйгене үткәрүгә без лаек. Чөнки кызларыбыз әлеге конкурсларда елдан-ел приз-лы урыннар алып килә. Ә традиция буенча, чираттагы конкурс җиңүчеләрдә үткәрелә. Шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты куела.
 
Әйе, кызларыбызның иң чибәрләре, иң уңган-булганнары катнаша бу бәйгедә. Быел аның беренче этабында катнашу өчен рес-публикабызның 45 махсус урта белем бирүче уку йортларыннан гариза теркәлеп, «Без - татарлар! Шушы исем белән җирдә яшәү үзе бер бәхет!» дигән темага видеоязмалар каралды. Иң яхшы дип табылган эшләрнең авторлары -10 кызыбыз финалга үтте. Безнең көллияттә укучы Гүзәл Гомәрова, конкурсның шарты буенча, ярыштан тыш катнашты.
 
Конкурсның икенче этабына килгән кызлар, үзләре белән таныштырганнан соң, «Алтын кул» ярышында үз осталыкларын күрсәттеләр, сәнгатьле итеп Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай шигырьләрен, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләреннән өзекләр укыдылар. «Гасырлар кайтавазы» дип аталган ярышта татар халкы тарихы, аның гореф-гадәтләре, мәдәнияте, әдәбияты, сәнгате буенча белемнәрен күрсәттеләр. Ярышлар җыр-биюләр белән аралашып барды.
 
Белгәнегезчә, бәйге барган көннәрдә һава торышы үзенең «каприз»ларын күрсәтеп торды. Әле кар-буран булса, инде ул яңгырга әйләнеп, бар җирне шугалак итте дә куйды. Ерак шәһәрдән килү түгел, монда квартирдан чыгарга куркып ятарсың. Шундый көйсезлекләргә дә карамастан, конкурсантларыбыз ерак аралардан килергә җай тапканнар, рәхмәт аларга.
 
Кызлар бәйгегә бик җитди әзерләнгән: костюмнары искиткеч матур, үз-үзләрен тотышларына күпләр көнләшерлек. Шуңа күрә жюрига кызларның «иң-иң»ен сайлап алу авыр булды. Уртак фикергә килеп, «Татар кызы - 2016» конкурсы җиңүчесе дип Яр Чаллы педагогия көллияте студенты Фәнзилә Җәмилова сайланды. Башка катнашучылар да төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде. Шәһәрдәшләребез технология көллияте студены Язилә Ярмөхәммәтова III урынны яулады, педагогия көллияте студенты Гүзәл Гомәрова «Талантлы кыз» номинациясендә җиңүче дип табылды.
 
Илһамия ГАФФАРОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X