Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быелгы бәйрәм дә югары дәрәҗәдә узды

Узган якшәмбедә Новосибирск шәһәрендә XIX Федераль Сабантуй бәйрәме узды. Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматлары буенча, әлеге бәйрәмгә илнең 29 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан 500гә якын татар милләте вәкиле килгән.

ТР Президенты кушуы буенча Түбән Кама муниципаль районы менә инде 10 елдан артык Сабантуйны федераль күләмдә үткәрүдә төп оештыручы булып тора. Шул сәбәпле, бәйрәмне оештыруга артистлардан, музыкантлардан, җырчылардан, иҗат коллективларыннан, спортчылардан, музей хезмәткәрләреннән, һөнәрчеләрдән, җәмәгать туклануы хезмәткәрләреннән торган зур делегация җәлеп ителде. 
Федераль Сабантуйда, мактаулы кунакларыбыз, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, Россия Президентының Себер федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Меняйло катнашты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин бәйрәмнең төп оештыручыларының берсе буларак, Түбән Кама муниципаль районы делегациясен җитәкләде. 
Бәйрәмнең төп тантаналары Обь елгасы буендагы «Михайловская яр буе» паркы территориясендә узды. Кунакларга Татарстан һәм, шул исәптән, Түбән Кама иҗат коллективлары катнашында театральләштерелгән пролог тәкъдим ителде. 
Музыкаль прологтан соң бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Сергей Меняйло, Андрей Травников һәм Рөстәм Миңнеханов сәламләделәр. Татарстан Президенты Новосибирск өлкәсе татар җәмгыятенең актив әгъзаларына рәхмәт белдерде һәм республика дәүләт бүләкләре тапшырды. Чыгышының ахырында ул Новосибирски өлкәсе губернаторы Андрей Травниковка һәм бәйрәмдә катнашучы барлык новосибирскилыларга чараны матур итеп оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул берничә ел дәвамында Федераль Сабантуйның төп оештыручысы булып торган Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшинны һәм башка татарстанлыларны аерым билгеләп үтте. 
Соңыннан мөхтәрәм кунаклар декоратив-гамәли сәнгать осталары аллеясында, спорт мәйданчыгында, «Татпотребсоюз» мәйданчыгында булдылар, Татарстан кулинарлары әзерләгән милли ризыклардан авыз иттеләр. Анда Түбән Кама коллективлары катнашында аерым концерт һәм татар халкының көнкүреше күрсәтелде. Традиция буенча, барлык кунакларны да Түбән Кама кондитерлары бәйрәм өчен махсус әзерләнгән чәк-чәк белән сыйладылар. 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев