Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быелга эш тәмам

Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы юлның төзекләндерүдән соң ачылуы уңаеннан, Түбән Камага ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә килде.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты кысаларында, 49нчы микрорайонда юл яңартылган. Бу максатларга 91 миллион 42 мең сум акча бирелгән, шуларның 82 миллион 350 меңе – федераль бюджет акчасы. Төзекләндерелгән дүрт полосалы юл озынлыгы – 660 метр, киңлеге – 3,5 метр тәшкил итә. Өске катламына сыйфатлы ЩМА-15 асфальтлы-бетонлы катнашма җәелгән. Яңгыр сулары агып төшәр өчен участокта 15 яңа кое куелган; элемтә, су үткәргече, канализация һәм җылылык белән тәэмин итүче челтәрләрне саклау буенча эш башкарылган, тротуарлар булдырылган. Юлларга «салкын» пластиктан билгеләр урнаштырганнар. Шулай ук ике светофор, 73 юл билгесе, яктырту лампалары өчен 20 багана куелган. Моннан кала, балалар бакчасына таба да юл салырга онытмаганнар.
– Ремонт машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр өчен куркынычсызлык таләпләрен исәпкә алып башкарылды. Яңа юл кимендә 10 ел хезмәт итәр, – дип хисап тотты ТРның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы, Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе вәкиле Руслан Фәрдиев.
Моннан кала, эш төркеме Химиклар урамындагы ишегалларын да тикшерде. Биредә «Алексеевскдорстрой» белгечләре хезмәт куйган. Алар тротуарларны яңартып, машина юлларын киңәйткәннәр, машиналар кую урыннарының саны да арткан. Төзүчеләр эшне башлап җибәрер алдыннан, кешеләр белән киңәшләшкәннәр, аларның тәкъдимнәре белән танышканнар. Мәсәлән, Химиклар урамында 17 нче, 23 нче, 25 нче йортларындагы ишегалларын зур бер комплекс итеп яңартылган.
– Кешеләр төзекләндерү нәтиҗәләреннән бик канәгать калды. Эш сыйфатлы башкарылды, җитешсезлек килеп чыкканда, тиз арада чаралар күрелде, – диде Тәфкил Әхмәтшин.
Гомумән, быел 170 миллион сумга 32 ишегалды территориясе төзекләндерелде. 2019 елга билгеләнгән план үтәлде. Дөрес, аяныч хәлдә булган юллар, бигрәк тә ишегаллары байтак әле. Әмма, кем әйтмешли «өметсез – шайтан» гына була. Калган урамнарда да бәйрәм булыр!
Руслан Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев