Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быел Түбән Кама районында һәм шәһәрендә федераль һәм республика программалары кысаларында күләмле эшләр башкарылыр дип көтелә

Проектлар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе»дә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җиткерде.

7 федераль программа кысаларында 2 миллиард сумга 16 объект төзекләндереләчәк.

Юллар, урамнар, парклар...

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасы өчен ике бюджеттан җәмгысы 480 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шөкер, Шинчылар һәм Тынычлык урамнарында күптән көтелгән эшләр инде башланды. «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программасы кысаларында исә түбәнкамалылар һәм шәһәр кунаклары өчен ял урыннары яңартыла һәм тәртипкә китерелә.
Быел шулай ук «Су хуҗалыгы комплексын үстерү» һәм «Экология» программалары буенча Кызыл Чишмә дамбасын төзекләндерү һәм Прости янындагы чүплекне бетерү буенча эшләр дә башланачак.

Мәдәният биналары

Милли проект буенча Бызов урамындагы 1б йортта урнашкан балалар сәнгать мәктәбен капиталь төзекләндерү көтә. 40 миллион сумга түбә, верандалар яңартыла, бина эчен дә тәртипкә китерәчәкләр.
Кама Аланындагы «Чулман-Су» мәдәният үзәген дә яңарта башлаганнар. Аңа 75 миллион су тотылачак. Бина кинотеатр буларак 1990 елда төзелгән, шунда ук мәдәният йорты да урнашкан. Биш елдан алар мәдәният үзәге итеп берләштерелгән. Эшләр быел тәмамланыр дип көтелә. Кама Аланы бистәсендәге «Алан» яшьләр үзәгендә төзекләндерү дәвам итәчәк. Эшләрнең беренче этабы 2019 елда башкарылган. С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама көллиятен яңарту буенча әлегә проект төзелә, кирәкле документлар булдырыла.

Тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре

Түбән Камада хәзерге вакытта 260ар урынлы ике балалар бакчасы төзелә. Икесе дә сабыйларны быел 1 сентябрьдән кабул итәр дип көтелә. Ә «Татнефть» акционерлык җәмгыяте программасы нигезендә 34 нче микрорайонда 950 укучы сыйдырышлы мәктәп һәм 320 сабый тәрбияләнә алырлык балалар бакчасы төзелеше көтелә.
Борок авылында исә быел күп функцияле үзәк төзеләчәк. Бинада 14 укучыны сыйдырышлы башлангыч мәктәп, 15 балага исәпләнгән балалар бакчасы урнашачак. Бу максатка республика бюджетыннан 47 миллион сум акча бирелгән. Эш ел ахырына кадәр тәмамланыр, дип вәгъдә ителә.
Сухрау мәктәбен дә зур үзгәрешләр көтә. Мәсәлән, бинага кушып салынган янкормада 60 кешелек ашханә урнашачак. Хәзерге вакытта проект документлары әзер, планнарны тормышка ашырасы гына калды. Шәһәрдә һәм районда мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк. Быел «Балкыш» социаль приютын, «Веста» социаль ярдәм үзәген, шулай ук өч ишегалды клубын яңартырга ниятлиләр.

25 республика программасы буенча 83 объектта 1 миллиард сумлык эш башкарылачак.

Спорт корылмалары

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан спорт объектлары төзү программасы кысаларында шәһәребездә 5500 квадрат метрлы ябык футбол манежы барлыкка киләчәк. Проектның бәясе – 329,4 миллион сум. Шунда ук дүрт киенеп чишенү бүлмәсе булган административ-көнкүреш корпус та төзеләчәк. Яңа кырны ачу тантанасы Республика көненә билгеләнгән. «ТАИФ» компанияләр төркеме балалар спорт мәктәбе комплексын тулысынча яңартырга ниятли. Кызыл Чишмә бистәсендәге спорт мәктәбендә ремонт булачак. Шәһәрдә 20 нче мәктәп янында – минифутбол кыры, «Патриот» үзәге янында минифутбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары төзеләчәк.

Бер тармак та игътибардан читтә калмый

Быел Майская Горка авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын тулысынча яңартачаклар. Елантауда һәм Олы Афанаста су белән тәэминү челтәре төзеләчәк, Трудовой бистәсендәге мәдәният йортында һәм мәктәбендә җылыту системасы казаннарын алыштырачаклар. Моннан кала, 16 авыл җирлегендә урамнарны яктырту буенча эшләр башланган. Ял итү урыннарын тәртипкә китерү дә планлаштырылган. Түбән Уратма авылы мәдәният йортына да капиталь ремонт ясалачак. Сухрауда исә фельдшерлык-акушерлык пункты төзеләчәк.
Шулай ук Актүбә урамындагы 11д йортында урнашкан йогышлы авырулар һәм хирургия корпуслары төзекләндерү көтә. Бу объектлар үзәк хастаханә комплексына керә.
Суд приставлары бүлеге дә үзгәрәчәк. Хәзергә капиталь ремонт, матди-техник базаны яңарту һәм мәгълүмати технологияләр мәсьәләләре хәл ителә. Эшләргә Министрлар Кабинеты карары буенча 23,4 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Урман хуҗалыкларына ярдәм итү проекты кысаларында, Кызыл Чишмә бистәсендә Түбән Кама урман хуҗалыгының гаражлары яңартыла. Бу боксларда янгын сүндерү-химия станциясенең махсус техникасы сакланачак.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев