Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Быел боз иртәрәк кузгалды

Камада боз кузгалган. Әле соңгы елларда бозның бу кадәр иртә киткәне юк иде. Чагыштырып карасак, узган ел ул 26 мартта гына киткән. 2018 елда, гомумән, боз 16 апрельдә кузгалган. 2017 елда Кама 4 апрелдә боздан арчылган. Күргәнегезчә, боз елдан-ел иртәрәк кузгала. Хәер, кышлар да җылынганнан җылына бара.

Ә берәр көн әлек кенә, кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Денис Иванов әйтүенчә, соңгы арада кинәт җылыту сәбәпле, боз шактый юкарган иде инде. Зәй елгасы һәм Алабуга ягында Кама елгасы аннан тулысынча диярлек арынган. Кызыл Чишмә ягында исә боз яр янында ныграк булса да, эчкәрәк кергән саен, калынлыгы 7-12 сантиметрдан артмый. Анысы да «ботка» гына, ягъни кар һәм катып киткән су кушылган. Урамда җылыту белән, су эри, димәк мондый боз катламы тиз ватыла һәм кеше суга төшеп китәргә мөмкин.
– Көн саен махсус катерда патруль белән чыгабыз. Шушы көннәрдә Кама борылышында балыкчыларны күргәч, яннарына барып, китүләрен сорадык, аннары боз калынлыгын үлчәдек. 10 сантиметр катламының икесе генә – чиста боз, калганы «ботка» иде. Борау белән сугуга, ватылды, – ди Денис Иванов.
Чыннан да, елгада бозның ярылганлыгы ачык күренә. Җылу урыннары да бар. Ә бу бик куркыныч. 4 мартта Лаеш районында 82 яшьлек балыкчы боз ватылып, суга төшеп китә. Бәхеткә, аны коткаручылар күреп алган. 9 мартта Алексеевск районында бозга кар автомобилендә (снегоход) кергән ирләр төшеп, бата язган, шул ук көнне Тәтеш районында Иделдән мотоцикл белән йөреп кайтырга ниятләгән өч иргә дә куркыныч янаган. Алар үз көчләре белән чыкканнар. Бәхеткә, Түбән Камада бу сезонда андый очраклар теркәлмәгән.
Әлегә профилактик әңгәмәләр уздырыла, белешмәлекләр таратыла. Ә менә кагыйдәләрне үтәмәү өчен җәза бик йомшак, минемчә. Беренче тапкыр кисәтү генә ясыйлар, аннары инде суд карары буенча 2500 сумга кадәр штраф яный. Ә сәламәтлек, кеше гомере куркыныч астында калса? Узган ел кышын Кама елгасына кар автомобилләрендә йөрергә чыккан дүрт ир һәм бер хатын боз астына төшеп китеп, көчкә чыкканнар. Алар яхшы сабак алганнар. Әмма кайберәүләр, бәлага тарымыйча, аңламыйлар шул.

Лилия Заһретдинова

Альбина Вәлиева фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев