Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Бушлай» бирәм, кем ала

Безнең халык арзанлы товарга, йә булмаса бушлай бирелгән нәрсәгә мөкиббән китә. Ә алдартазлар шуннан оста файдалана да инде. Менә шушы мәкаләне язар өчен башта ныклап «бушлай» бирүнең ни икәнен ачыкларга тырыштым. Моның өчен Интернетта шактый киң таралган «Отдам даром» дип аталган төркемнәргә теркәлдем. Сүз дә юк, бу төркемнәр кеше үзенә...

Безнең халык арзанлы товарга, йә булмаса бушлай бирелгән нәрсәгә мөкиббән китә. Ә алдартазлар шуннан оста файдалана да инде.

Менә шушы мәкаләне язар өчен башта ныклап «бушлай» бирүнең ни икәнен ачыкларга тырыштым. Моның өчен Интернетта шактый киң таралган «Отдам даром» дип аталган төркемнәргә теркәлдем.

Сүз дә юк, бу төркемнәр кеше үзенә инде кирәге чыкмаячак әйберләрдән котылу өчен бик шәп уйлап табылган нәрсә. Үземдә дә киелми яткан кием-салым белән шкаф тулган. Тузан җыеп ятканчы, кирәк кешегә бирү хәерле гамәл инде. Балалар киемнәре тузарга өлгерми кала, аларны бирү дә яхшы. Бүлмә гөлләре, дарулар, савыт-саба ишеләрне дә бирәләр «Отдам даром»да.

Бик тырышып эзләсәң, ешрак Интернетта утырсаң, шактый яхшы кием-салым, аяк киеме, балалар киемнәре, өй җиһазлары алырга була икән. Тик минем кебек акыллылар да шактый күп. Кайберәүләр махсус шундый сайтларда утырып, акча эшләү юлын тапкан. Белдерү эленеп куюга, яхшырак күренгән әйберне эләктереп калалар да, кабат «Юла», «Авито» кебек сайтларга сатарга куялар. Моның шулай булуын үзем берничә мәртәбә күзәттем. Бушлай бирелгән раковинаны «бер меңгә сатам» дигән юлны укыгач, күзем маңгаема менде. Бутамадым, нәкъ шул раковина, үзенчәлекле тамгасы бар иде. Яхшырак кием-салым да үзе өчен түгел, сатуга куяр өчен алып куела.

Ә кайбер акча яратучылар чит шәһәрләрдә торып та акча эшләргә тырыша. Әйтик ул сайтка куйган нәрсә, күлмәк мәсәлән, сиңа бик ошый, размеры да туры килә. Хуҗасы белән элемтәгә чыккач, аның башка шәһәрдән икәне ачыклана. Ярар, монысы бәла түгел, күлмәк хуҗасына акча күчерәсең дә, ул кабат сиңа күлмәкне посылка итеп салачак дип ышандыра. Салды ди, көтеп тор! Акча кулына килеп керүгә үк ул үзенә икенче корбан эзли башлый. Бу мошенниклыкның бер төре һәм Интернетта аеруча киң таралган. Ярар, «күлмәк җибәрәм» дигәненә ышанучы беркатлылар бәлки табылыр да, тик Рәсәйнең бөтенләй башка ягында затлы эт балаларын бушлай бирүче аларны Түбән Камага ничек китерергә җыена, менә монысы кызык.

Бушлай бирүчеләр арасында тагын бер төркем кешеләр бар, болары кызык эзләүчеләр. Кыйммәтле берәр әйберне, әйтик, микродулкынлы мичне «бушлай бирәм» дип элеп куялар да, аның белән күпме кеше кызыксынганын карап, көлеп утыралар.

Совет елларын да халык арасында бик киң таралган «комиссионка», «уцененка» дип аталучы кибетләр бар иде. Үземнең дә шул кибеттән 25 тиенгә бик матур аяк киеме алганым истә.

Хәзер дә шәһәрдә шундый бер-ике кибет бар бугай ул, тик халык арасында бу турыда әлегә белүче юк. Ә менә Европадан килгән, киелгән киемнәрне бик зурлап, рекламалап саталар. Тик бүгенге көндә кибет ачу чыгымлы эш, иске, тотылган әйбер сатып кына табыш алып булмый. Ә Интернетта аренда түлисе юк бит. Реклама бирүчеләр таба алсаң, әле табыш та эшләргә була.

Илһамия ГАФФАРОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев