Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Булганнан бар да була

Яңа ел алдыннан гына «Шәфкатьлелек» үзәгендә шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева үзенең укучыларын җыйды. Үзләренең сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләр бу якты, җылы аудиториядә аны рәхәтләнеп тыңладылар гына түгел, аралаштылар да. Шагыйрәнең, иҗат дөньясына чумып, үзләренә дәва өстәп, рухи азык та алдылар. Әлбәттә шулай, чөнки чара барышында күпләрнең сәхнәгә төбәлгән күзләре вакыт-вакыт...

Яңа ел алдыннан гына «Шәфкатьлелек» үзәгендә шәһәребезнең күренекле шагыйрәсе Рәмзия Вәлиева үзенең укучыларын җыйды.
Үзләренең сәламәтлекләрен ныгытырга килүчеләр бу якты, җылы аудиториядә аны рәхәтләнеп тыңладылар гына түгел, аралаштылар да. Шагыйрәнең, иҗат дөньясына чумып, үзләренә дәва өстәп, рухи азык та алдылар. Әлбәттә шулай, чөнки чара барышында күпләрнең сәхнәгә төбәлгән күзләре вакыт-вакыт дымланып та алды.
Рәмзия ханым бу очрашуда үзенең күпкырлы иҗатын чынбарлыкта заманча итеп күрсәтте. Уйларыбыз белән туган ягы Актаныш районы Илчебай авылына да барып килдек, якташлары оештырган юбилей кичәсен дә карадык. Кыскасы, якташлары белән очрашып, тыгыз аралашуын, аларның аңа булган ихтирамын күрдек без анда. Кеше читтә яшәп тә, авылдашларының ихтирамына чынлап лаек икән, аның өчен шуннан зур бәхет юктыр. Моны мин бу чара вакытында гына түгел, алданрак та тоя идем.
Быел җәен миңа «Кама таңнары» берләшмәсе әгъзалары белән Актаныш якларына барырга туры килде. Бу - кунакчыл, шул ук вакытта бик күп күренекле шәхесләр биргән як. Якты йөз, тәмле чәй белән каршы алганнар иде безне якташлары. Бу да Рәмзия ханымга аларның зур ихтирамы билгесе.
Залда утыручылар арасында шулай ук Рәмзиянең әнисе белән сеңлесе дә бар иде. Алар өчен дә бик күңелле һәм шатлыклы мизгелләр булгандыр дип уйлыйм. Өлкән яшьтә булса да, әнисе йөгерек акыллы, бик мөлаем апа. Кызына карап, горурлык тойгысы кичерүен сизеп утырдым.
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасе Рәмзия ханымның кәламдәшләре Анастасия Усачева белән Мирзанур Шайморзин, коляскада утырып та актив тормыш алып баручы Мария һәм Галина ханымнар аңа багышлаган шигырьләрен укып, тамашачыларны куандырдылар.
Әлбәттә, «Шәфкатьлелек» үзәгендә эшләүче оештыручыларга, биредә даими рәвештә алып барыла торган файдалы эшчәнлек өчен, бигрәк тә Земфира Гарифуллина белән Галина Сабировага чын күңелдән рәхмәт әйтәсе килә. Ә инде ире вафат булганнан соң ике улын акыллы итеп тәрбияләп, зур тормышка чыгарган Рәмзиябезгә ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары телисе генә кала.
Васил КАМАЛОВ.
Фотода: очрашу мизгеле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев