Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бу адым саен тулган реклама кәгазьләреннән сез туймадыгызмы әле ул?

Артык булса, май да ботканы бозган кебек, бар тишектән күзгә чалынган реклама эчне пошыра башлады.

Ярый ул, эстетик яктан матур ясалып, тиешле дәрәҗәдә эшләнеп, югары дәрәҗәдә тәкъдим ителсә... Чүп савытыннан, авызын ерып, мобиль элемтә тәкъдим итүче, гафу итегез, минем өчен ышандырырлык дәлил түгел инде. Рекламада төшүче «йолдыз» үзенең фотосын шулай теләсә кайда – бәдрәфтә, чүплек савытында файдаланачакларын күз алдына китердеме икән?..
Моңа кадәр һәр йортның, һәр подъездның почта әрҗәләре куелган беренче каты идәне шул реклама белән тулып торса, хәзер почта әрҗәсе саен реклама таратып йөрүчеләр азайды. Аның каравы тукталышларны шул кәгазьләр басты. Түбәнкамалыларның яртышар сәгать автобус көткәннәрен белеп, махсус эшлиләр диярсең. Чыннан да, автобус көтүдән туеп арган күзләр шул рекламага текәлә.
Дөрес, тукталышларны җыештыручылар әледән-әле бу кәгазьләрне кырып, чистартып торалар. Җәй җиткәч, буяп та карыйлар. Тик буявы кипкәнче үк, тагын ябыштырып китәләр. Һәр тукталышта диярлек махсус такта булса да, «минем игъланны күрсеннәр», дигәндәй хәтта тукталышның түбәсенә реклама ябыштыручылар да бар.
Реклама кирәкми димим мин.
Кирәк ул реклама. Хәзер без рекламасыз яши алмабыз инде. Мәсәлән, әле күптән түгел генә, кер юу машинасы ватылгач, «ялт» кына тукталышка чыгып, кирәкле игъланны табып кердем. Тик реклама урынлы һәм тиешле дәрәҗәдә генә булсын иде.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев