Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бозылган ашамлык сатсалар...

Шушы елның өч аенда гына да «Роспотребнадзор»ның җирле бүлеге тарафыннан Түбән Кама кибетләреннән һ.б. сәүдә урыннарыннан барысы бергә 1,5 тонна авырлыктагы 103 партия сыйфатсыз азык-төлек ачыкланып сатудан алынган. Роспотребнадзор»ның җирле бүлек начальнигы Рөстәм Изиятуллин хәбәренчә, түбәнкамалыларны да бу мәсьәләгә тарту максатыннан, «кайнар линия» эшли башлаган. Димәк, кибеттә саклау срогы чыккан...

Шушы елның өч аенда гына да «Роспотребнадзор»ның җирле бүлеге тарафыннан Түбән Кама кибетләреннән һ.б. сәүдә урыннарыннан барысы бергә 1,5 тонна авырлыктагы 103 партия сыйфатсыз азык-төлек ачыкланып сатудан алынган.
Роспотребнадзор»ның җирле бүлек начальнигы Рөстәм Изиятуллин хәбәренчә, түбәнкамалыларны да бу мәсьәләгә тарту максатыннан, «кайнар линия» эшли башлаган.
Димәк, кибеттә саклау срогы чыккан яки бозылган товар сатуларын күрсәгез, шунда ук 42-51-27 яки 41-54-34 номеры белән, «кайнар линия»гә шалтыратып әйтә аласыз. Әлбәттә, исем-фамилиягезне атарга тиеш буласыз. Куркакларча анонимлык артына яшеренсәгез, сезнең яхшы ният белән җиткергән хәбәрегез тикшерелмәячәк.
Кибеттә үзегез тап булган бозык ашамлыкны фотога төшереп (кибеттә фотога төшерү тыелмый, чөнки ул җәмәгать урыны, ә кемнеңдер шәхси биләмәсе түгел), электрон почта аша түбәндәге адреска да җибәрә аласыз: rpn.nk@tatar.ru
Әгәр дә инде сез олы яшьтә яки интернет белән дуслыгыгыз юк икән, ул чагында Актүбә урамындагы 18нче бинада урнашкан «Роспотребнадзор» идарәсенә барып, бозык ашамлыкка кайда кайчан тап булганыгызны әйтә аласыз.
Шулай ук, «Роспот-ребнадзор»ның Казандагы идарәсенә 8-843-238-98-54 номеры белән телефоннан шалтыратырга яки электрон почта rpn.rt@tatar.ru аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шунысын да онытмагыз, муниципаль район башлыгы Айдар Метшинның сыйфатсыз ашамлыкны ачыклау эшен көчәйтергә кушуы буенча эшләнә торган бу чара барышында бозык товар сатулары ачыкланган очракта, кибетләрне һәм предприятие-
ләрне - җитештерү, продуктларны ташу һәм саклау шартларына кагылышлы зур тикшерү көтә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев