Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Борчыган сорауларын җиткерделәр

Кама Аланында «хакимият белән очрашу» узды. Халык белән ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов аралашты. Очрашуда шулай ук депутатлар, поселок предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау идарәләре хезмәткәрләре, хокук саклау вәкилләре һ.б. катнашты. Кама...

Кама Аланында «хакимият белән очрашу» узды. Халык белән ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Кама Аланы башлыгы Александр Павлов аралашты.
Очрашуда шулай ук депутатлар, поселок предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, торак-коммуналь хуҗалыгы, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау идарәләре хезмәткәрләре, хокук саклау вәкилләре һ.б. катнашты.
Кама Аланы кешеләре Равил Моратовны яхшы белә. Соңгы елларда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары буларак, ул поселок үсешенә зур ярдәм күрсәтә, күп кенә проектларның тормышка ашуы - аның хезмәте.
«10 ел дәвамында күп эшләнде. Бүген шәһәр бөтенләй башка. Әлбәттә, моңа зур чыгымнар таләп ителде. Әмма сез моңа лаек. Алга куелган максатлар - эш урыннары булдыру, бигрәк тә хатын-кызлар өчен», - диде Президент ярдәмчесе.
Айдар Метшин күп кенә уңай үзгәрешләр турында да ассызыклап үтте: торак йортларга һәм мәктәпләргә ремонт ясала, Җиңү паркы һәм «Яшьлек» скверы төзелгән, яңа бассейн төзелә башлаган (моның өчен республика бюджетыннан 142 миллион сум акча бүлеп бирелгән), машина һәм велосипед кую урыннары ясалган һ.б.
Кама Аланы башлыгы планнары белән уртаклашты: 3,5 озынлыктагы юл төзекләндереләчәк, ишегалды юллары тәртипкә китереләчәк, яшьләр өчен үзәк төзелә башлаячак, урамнарда яктырткычлар куелачак, «Алан» һәм «Чулман-Су» үзәкләрендә капиталь ремонт бара, экопарк булачак һ.б.катнашты.
Халык исә сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерде. Кешеләрне юлларның төзексезлеге, җылылык өчен бәяләрнең югары булуы борчый, аларның шәһәрдә яңа мунча булдырасылары килә. Җылылык өчен килгән түләүләр дә күп сораулар тудыра. Равил Моратов соңгы өч елдагы торак-коммуналь хезмәтләр һәм җылылык өчен бәяләрне үзе тикшерәчәген әйтте.
Районның Балалар Думасы депутатлары Түбән Камада, Казанда һ.б. шәһәрләрдәге шикелле антикафе ачарга тәкъдим иттеләр.
Барлык сораулар исәпкә алынды. Икенче очрашуны көзен, яңа бассейн ачылган вакытка билгеләделәр.
Руслан Исламов фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев