Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Борчыган сораулар күп

Шәһәр мэры түбәнкамалыларны кабул итте.

Айдар Метшин белән барлы­гы 15 кеше очрашты. «Спут­ник» бакчачылык ширкәте бак­чачылары рәисләре эшеннән канәгатьсезлеген белдерделәр. Алар әйтүенчә, ширкәт хәле көннән-көн начарлана бара: электр утын даими өзәләр, тор­балар искергән, насос станциясе бөтенләй кызганыч хәлдә.

– Микродулкынлы мичләрне, электр чәйнекләрен алып төшмәскә кушалар, без ашар­га учакта пешерергә тиешме? – ди бакчачыларның берсе.

Шәһәр мэры мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде. Ә менә Бакый Урманче ура­мындагы 31 нче һәм 33 нче йортларда яшәүчеләр үз ише­галларында көтеп алынган төзекләндерүнең кичектерелү сәбәпләрен сорарга килделәр. Әлеге йортлар «Безнең ише­галды» программасына быел кертелгән булган.

– Программаны 5 елга кадәр озайттылар. Шуңа күрә баш-та 111 ишегалдын төзекләнде-рергә ниятләсәк, 67 гә кадәр киметергә мәҗбүр булдык. Сезнең йортлар киләсе елда яңартылачак, – дип аңлатты Айдар Метшин.

«Гаилә» үзәге вәкилләре дә ярдәм сорап килделәр. Алар Россия Президенты грантына ия булган. 226 мең сум «соци­аль склад» проектын гамәлгә ашыруга тотылачак. Әмма моның өчен аерым бүлмә кирәк. Шәһәр мэры үзәккә яр-дәм итәргә вәгъдә биргән.

Җәмәгать кабул итү итү бүлмә-се сораулары һәм зарлары булган кешеләр өчен ачык. Очрашуга Студентлар урамын­дагы 9 нчы йортка килеп һәм 8(8555)39-17-17 номерына шал­тыратып язылырга мөмкин.

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X