Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүләк хуҗасына иреште

2020 елның беренче яртысына газетабызга язылучылар арасында «Туган як»тан бүләк» конкурсында иң зур приз – «Радуга» шифаханәсенә юллама Максутова фамилияле газета укучыбызга чыгуы турында, газетаның узган җомга санында язган идек.

Конкурс өчен НТР медиа-холдингы биргән әлеге призның нәкъ менә шушы укучыбызга чыгуын белгәч: «Эх, ник миңа чыкмады икән?» дип уйлаучылар, хәтта азрак көнләшүчеләр дә (ак көнләшү белән!) булмыйча калмагандыр. Һәрхәлдә, ул кем икән, ниндирәк кеше икән, дип кызыксынмыйча калучылар сирәк булгандыр Хәтта без – редакция хезмәткәрләре дә: «Кем икән? Бүләкне кем килеп алыр?» – дигән сораулар белән, бу көннәрдә бүләк иясен көттек.
Һәм кичә, безне куандырып, елмаеп-көлеп, редакциягә приз хуҗасы үзе килеп керде. Ганҗә апа Максутова булып чыкты ул. «Әби» дип әйтергә дә була – 83 яшь икән үзенә. Шулай булса да: «Туган як»ның бер санын да калдырмыйча укып барам. Мин газетага бүләк өчен язылмыйм», – ди Ганҗә әби.
«Туган як»тан бүләк» конкурсына да ул, редакциянең үзенә килеп язылган кеше буларак, исемлеккә «автомат» кертелгән. «Приз чыккач, сөендем әлбәттә. Алла кушып, шифаханәгә барып, сәламәтлегемне ныгытып кайтырмын», – ди.
Тагын шунысы да бар, кайчандыр үзе дә, шифаханәләрнең берсендә шәфкать туташы булып эшләгән икән Ганҗә әби. Берочтан, яшь чакларын да искә төшерер.
Фотода: бүләк иясе – Г.Максутова.
Ф. Имамов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев