Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Биш баласы – җан яктысы

«Ана даны» медале белән бүләкләнгән Зөлфия Мөхәммәтшиналар өенә барып кергәч, каршымда елмаеп торучы чандыр гәүдәле кызны күреп, әниегез кайда, дип сорадым. Юлдашым, авыл китапханәчесе Ләйлә дә, безне каршы алучы кыз да, бер-берсенә карап елмаештылар. Баксаң, биш бала анасы Зөлфия үзе булып чыкты әлеге кыз бала дигәнем. Өйгә керешли, гаилә башлыгы...

«Ана даны» медале белән бүләкләнгән Зөлфия Мөхәммәтшиналар өенә барып кергәч, каршымда елмаеп торучы чандыр гәүдәле кызны күреп, әниегез кайда, дип сорадым. Юлдашым, авыл китапханәчесе Ләйлә дә, безне каршы алучы кыз да, бер-берсенә карап елмаештылар. Баксаң, биш бала анасы Зөлфия үзе булып чыкты әлеге кыз бала дигәнем.
Өйгә керешли, гаилә башлыгы Ринатны очраткан, Түбән Камадан кайтучы кызы Әлфияне каршы алырга барырга җыенуын ишеткән идек инде. Эчкерсез кешеләрдә генә була торган гадилек бөркелеп торган ир һәм кулында ут уйнатыр чаялыкка ия икәне сизелеп торучы хатын... Беренче күрүдә үк ачылып китеп сөйләшүче ирле-хатынлы Мөхәммәтшиннарның мәхәббәт тарихлары белән дә таныштык. Таҗикстанның Исфара шәһәрендә туып-үскән Зөлфиягә көнчыгыш хатын-кызларында гына очрый торган аерым бер матурлык белән татар кызлары үткенлеге хастыр кебек тоелды. Сүзгә дә оста Зөлфия. Ул сөйләгәннәргә ияреп, уйларым еракка, туксанынчы елларга оча.
Безнең якның кырыс табигатен күрмәгән-белмәгән егерме яшьлек Зөлфия белән районыбызның Камский поселогына илтә торган юлында басып торам кебек. Язның басу-кырлар кардан ачылып кына килә торган бер мәле. Шәрә агачлар, ала-тилә кыр-япаннар, саз пычрагын хәтерләткән юллар, үзәккә үтәрлек ачы җил. Бу күренешкә бүрек колакчыннарын төшереп кигән, калын киемле бер ир-атның атлы чанада узып баруы өстәлә... Шәһәр урамнарында гына йөргән кыз, матур итекләре белән, бата-чума язгы пычрак юлдан атлый. Ул үзен, әле җир читенә илтеп ташланган кешедәй, әле унтугызынчы гасырга килеп эләккәндәй хис итә.
Мин Зөлфиянең үз җаныбызга газиз булган якка беренче килеп төшү мизгелләрен әнә шулай күзалладым. Бу якларга алар, җылы як кошларыдай, качаклар күбәйгән заманда килеп чыгалар. Әнисе Минзилә - Кайбыч ягыннан, әтисе Казаннан булган. Әнисе үз туганнарына кайткач, эшкә урнаштыру үзәге аша белешеп, яшәп торырлык урыны булган шушы Камскийны сайлаган. Армиядән кайтуга, Зөлфиянең абыйсы Рөстәм бу якка килеп урнашкан, аннан соң - калганнары да. Иң соңыннан, Исфарада азык-төлек техникумын тәмамлап, Зөлфия кузгала. Бирегә килүгә, аны машина-трактор паркны складына мөдир итеп куялар.
Күпләрне, чарасызлыктан, хәмер белән дуслаштырган ул заманда, автомобиль һәм трактор маркаларын да аера алмаучы яп-яшь кызга склад кадәр складны ышанып тапшыручылар, мөгаен, запчастьларны сатып эчмәс бу бала, дип уйлаганнардыр. Ринат белән дә шул складта танышалар һәм озак та үтми, кавышалар.
Шул 1994 елдан башлап, каенана-каената, карт әби, иренең сеңлесе һәм энесе булган төп йортта алар өч ел ярым яшиләр. Совхоз йорт биргәч, үзләре төзеп бетерәләр. Стеналары, түшәме һәм бетон идәне генә булган ул йортны җиткерүдә аларга совхозның ул чагындагы җитәкчесе Мидхәт Әмирханов бик нык ярдәм итә. Йортны хосусыйлаштырырга рөхсәт бирелгәч, Ринатның шофер булып озак еллар эшләвен исәпкә алып, тиешле сумманың яртысын гына түләтәләр. Бар хезмәт хаклары шуңа китеп бара ул елларда... Әле аерым яши башлагач та, нәни Әлфияләре, «әйдәгез, өйгә кайтабыз», дип шактый вакыт әти-әнисен аптырата. Төп йортта татулык хөкем сөрмәгән булса, самими сабый күңеле анда ашкыныр идеме икән?
Ире гомер буе шофер була, ә бер-бер артлы биш бала табып багучы Зөлфиясе Ширәмәттәге пекарняда да эшли, авыл ашханәсендә һәм балалар бакчасында пешекче дә була. Соңгы елларда ул Түбән Уратма мәктәбендә повар. Сиксән балага һәркөн иртәнге һәм төшке ашларны әзерләү өчен, җитезлек тә, осталык та кирәк. Җаваплылык дигәне үтә дә зур. Әлбәттә, нечкә психолог, миһербан-шәфкать өлгесе булган зыялы укытучы халкы Зөлфиягә ныклы терәктер. Башкача була да алмый. Әнә бит мәктәп директоры Исхак Мөхлисов та аш-су остасы Зөлфияне үз эшен җиренә җиткереп башкаручы, таләпчән һәм тырыш белгеч дип мактый. Авыл мәктәбендәге укытучылар коллективы тату бер олы гаиләдәй була, гадәттә. Бары тик шул чагында гына авылдашларыңның һәм, иң мөһиме, укучыларыңның ихтирамын яулыйсың.
Зөлфия белән Ринатның бүгенге көндә өч балалары Уратма мәктәбендә белем ала. Ләйсән - җиденче, Диләрә - бишенче, Ислам беренче класста укыйлар. Төпчекләре, биш яшьлек Илнур балалар бакчасына йөри. Олы кызлары Әлфия дә, әнисе кебек үк, аш-су остасы, ул Түбән Кама шәһәрендәге 83нче бакчада повар булып эшли. Бер үк вакытта икътисад, идарә һәм хокук институтының өченче курсында укый. Без килгәндә Ләйсәннәре районкүләм чаңгы ярышына киткән иде. Балаларның зурраклары кечерәкләрен карашып, йорт эшендә дә әти-әниләренә булышып үсәләр. Эшчән, диләр бу гаилә балалары турында тирә-күршеләре дә. Яз саен алтмышар каз бәбкәсен тилгәннән саклап үстерү дә балаларга төшә. Аннан тыш, йорт янәшәсендәге бакча һәм күпбалалы гаилә буларак бирелгән унбиш сутый җир дә бар бит әле. Терлеккә ашатыр өчен, җәй буе, ирле-хатынлы чалгы белән печән чабып, үз тракторларына төяп алып кайталар. Күпләр печәнне сатып алырга гадәтләнгән хәзерге заманда бу Мөхәммәтшиннар гаиләсенең тырышлыгы, булдыклылыгы турында сөйли. Зөлфия үзе, иртән эшкә киткәнче өч баш сыерларын саварга, өйдәгеләренә иртәнге аш өлгертергә, балаларын уятып, бакчага һәм укырга барырга әзерләргә җитешә.
Җор телле Зөлфия белән сүзгә саранрак Ринат өендә уздырган вакыт эчендә без биредә татулык, бәхетле гаиләләрдә генә була торган җылылык өстенлек итүен күрдек. Зөлфия үзе әзерләгән тәм-том белән чәй эчкәндә, аның ничек итеп барысына да өлгерүенә гаҗәпләнүемне яшерә алмадым.
- Биш баланы күп ди-сезме? Юк, алар миңа яшәү өчен көч, ныклык бирә, - диде балкып елмаеп Зөлфия. -
Төрле чаклар була, күңел төшеп кайтып кергәндә, килеп кочаклап алалар һәм бар борчуларым юкка чыга. Биш баламның бишесе дә җаныма якын, газиз.
Биек тауга сыенып утырган Түбән Уратмадан китешли, нишләптер, биш балаларын җылы кочакларына алган Мөхәммәтшиннарны шул тау белән чагыштырып куйдым. Зөлфия белән Ринатка да, авылны салкын җилләрдән ышыклап утыручы таулар мәрхәмәтлелеге дә, үз-үзенә ышанучы кешеләрдә һәм мәгърур тауларда гына була торган горурлык та хас. Шуларсыз яшәп тә булмыйдыр бу дөньяда.
Фирая МОРАТОВА.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев