Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Биологик чистарту корылмалары төзеләчәк

Кама Аланы башлыгы Александр Павлов бистә кешеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук, ТР Дәүләт Советы депутаты, шәһәр прокуроры Ольга Купова һ.б. катнашты.

Башта, гадәттәгечә, узган елга нәтиҗә ясадылар. Тормышка ашырылган проектлар – торак фондына капиталь ремонт, «Оазис» экопаркы төзелешен дәвам итү, «Алан» яшьләр үзәген төзекләндерү, «Огонек» һәм «Золотая рыбка» балалар бакчаларына яңа мебель һәм кухня җиһазлары кайтарту һ.б. телгә алынды.
Моннан кала, индустриаль парк резидентларының производстволары үсеше дә уңай күренеш булып тора. Биредә ике проект гамәлгә ашырыла башлады, нәтиҗәдә 55 эш урыны тәкъдим ителәчәк.
Әлбәттә, Кама Аланында ирешелгәннәр белән тукталырга уйламыйлар, республика программасы буенча яңартыласы ишегаллары бар, «Айгөл» һәм «Солнышко» балалар бакчалары төзекләндереләчәк, 1 нче мәктәп янында универсаль спорт мәйданчыгы һәм футбол кыры төзелеше башланачак, эретеп ябыштыру-монтажлау көллияте һәм «Чулман-Су» мәдәният үзәге яңартылачак, «Алан» үзәге җиһазландырылачак.
Инженерлык челтәрләренә капиталь ремонт ясау мәсьәләсе дә кискен тора. Ә менә яңа биологик чистарту корылмалары төзү мөмкинлеге булдыру өчен, Александр Павлов Татарстан хөкүмәтенә аерым рәхмәтен белдерде. Аның проектын төзүгә республика бюджетыннан 19 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Очрашуга килгән кешеләр, үзләрен борчыган сорауларын да бирделәр. Шулар арасында торак-коммуналь хуҗалыгы, юлларны төзекләндерү, яшьләр өчен мәйданчык төзү, хастаханәдә табиблар булмау белән бәйле булганнары да бар иде. Ветераннар советы исә чаңгы һәм сәламәтлек юлларын оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев