Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүген Түбән Кама "Хәтер бакчасы" халыкара акциясенә кушылды

Түбән Камада "Хәтер бакчасы" халыкара акциясе кысаларында 75 каен утырттылар.

Әлеге акция Россия һәм БДБ илләре территориясендәге киңлектә уза. Активистлар Бөек Ватан сугышы истәлегенә 75 миллион агач утыртачаклар. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без Җиңүнең 30 еллыгы урамында  агачлар утыртабыз, - дип сөйләде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. - Шәһәрнең яңа микрорайонында. Бу символик мәгънәгә ия,  чөнки тормыш дәвам итә. Бүген без утырткан җитмеш биш төп каен башка елларда утыртылган меңнәрчә агачларга кушылачак. Бу -  безгә сугышчылар бүләк иткән тормышның дәвамы".

Хәтер аллеясенә беренче үсентеләрне утыртуда шәһәр Советы депутатлары, коммуналь предприятиеләр хезмәткәрләре, урманчылар катнашты. Түбән Кама урман хуҗалыгы каен үсентеләре бирде. Эш барышында  барлык иминлек таләпләре үтәлде.

Фото e-nkama.ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X