Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бүген дә исәндер кебек тоела

Республикабызның күренекле язучы-сатиригы, якын дустым Фәнзаман Батталның бакыйлыкка күчүенә бер ел вакыт узып китте. Казанга киткәнче, ул Түбән Камада ун елдан артык яшәгән, иҗат иткән йорт ишегалдына барып, тәрәзәләренә карап тордым. Йорт подъездыннан Фәнзаман абый килеп чыгар төсле иде. Берьялгызым, моңсуланып эскәмиядә утырам шулай, таныш күгәрчен кулларыма очып кунды. Күңел...

Республикабызның күренекле язучы-сатиригы, якын дустым Фәнзаман Батталның бакыйлыкка күчүенә бер ел вакыт узып китте.
Казанга киткәнче, ул Түбән Камада ун елдан артык яшәгән, иҗат иткән йорт ишегалдына барып, тәрәзәләренә карап тордым. Йорт подъездыннан Фәнзаман абый килеп чыгар төсле иде. Берьялгызым, моңсуланып эскәмиядә утырам шулай, таныш күгәрчен кулларыма очып кунды. Күңел өзгәләнә. Таныш сукмак-лардан кайту юлына чыккач та, җанымны айкаган уйлардан һич арына алмадым.
Фәнзаман абый, һәр-кайда синең карашыңны эзлим, таба гына алмыйм... Узган елның 4 августында китеп бардың, безне ятим иткәнеңә бер ел була. Син бик ярдәмчел идең, күпме кеше синең янга киңәшкә йөрде. Син бик күпләргә сусаганда чишмә булдың, дәва бирдең. Язучы гомере нигә шулай кыска икән? Керфек ачып какканчы узып та китә. Фәнзаман абый, хушлашмый да китеп бардың. Син дуслыкның кадерен белә торган нечкә күңелле кеше, шул ук вакытта, әдәбиятта ачы телле, кыю тәнкыйтьче идең. Синең кебек чын профессиональ әдипләр әдәбиятыбызда бик аз калды инде, ә татар сати-рикларының соңгысы булдың кебек.
Түбән Камада Фәнзаман Баттал яшәгән йортка мемориаль такта куярга кирәк. Бу фикерне шәһәребезнең татар җәмәгатьчелеге һәм хакимияттәгеләр дә ишетер дип уйлыйм.
Корбан ГАЛИЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев