Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Безнеке нишләп бикле?

“Кухняда ремонт эшләре башлап җибәргәч, розеткаларны да, башка урынга күчертергә булдым. Электрчы булып эшләүче танышымны чакырттым. Ул килеп карады да, подъездагы «щиток»ны ачтырырга кушып, икенче көнне киләчәген әйтеп, китте.

Әмма «щиток» йозакка бикләнгән булып чыкты. Үзем беренче катта яшим, икенче, өченче катка менеп карадым – шундый ук йозак. Күршеләрдән сорыйм, әмма ачкыч беркемдә дә юк. Йорт идарәсенә телефоннан шалтыраткач, миңа килеп, электрчыны чакырту өчен, гариза язарга куштылар. Баксаң, гаризаны алар башка учреждениегә җибәрәләр, аннан бер-ике көн дигәндә электрчы килә икән. Нишләмәк кирәк... Гариза яздым, әмма бүген киләме ул, иртәгәме – билгесез. Чарасызлыктан тагын «щиток»ларны карап чыктым: икенче катта «электрчы хезмәтләре» дигән бер белдерү ябыштырылган, телефон номеры да күрсәтелгән. Менә бит! Үзебезнең белгеч була торып, мин әллә кая йөгерәм! Баш эшләмәгәч, аяк чаба шул.
Шалтыраттым. Бу – акчага хезмәт күрсәтүче кеше икән. «600 сум күчерсәгез, хәзер үк килеп йозакны ачам», – ди. «Ә сезнең моңа хокукыгыз бармы? Аннары эшләр беткәнче көтеп торасызмы?» – дип сорадым. «Ачкыч бар, ачам. Бикләвен, кемгә кирәк шул бикләсен», – дип җавап бирде бу.
Икенче көнне гариза буенча килергә тиешле электрчы килмәде, шалтыратучы да булмады, ә чакырылган танышым эшсез тик утыра. Тәвәккәлләп, кабат теге эшмәкәр электрчыга шалтыратып, 600 сумны күчердем дә. Ул тиз арада килеп, «щиток»ны ачты да. Танышым бер-ике сәгать эчендә эшне бетереп, китеп тә барды.
Шунысы кызык, бу көнне дә, икенче көнне дә мин чакырткан электрчы шалтыратмады. Әллә гариза югалганмы, электрчы үзе– билгесез кеше булдымы?.. Башка йортларда яшәүчеләрдән белешкәнем бар, «щиток» ачкычы аларда бар, кирәк вакытта үзләре ача. Нишләп безнең йортта алай түгел икән? Ә нинди дә булса авария, янгын килеп чыкса, нишләргә? Йорт идарәсенә барып, гариза язаргамы?

Рәсимә Ә.”
Газета укучыларыбызның сорауларын шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Денис БАЛАНДИНГА бирдек:

– Подъездагы электр «щитог»ы йорт милке булып санала һәм аны бары тик аның өчен җавап бирүче, тәртиптә тотучы оешма белгече ачарга хокуклы. Сез чыбыклар эченә кереп, ток «сугып», бәхетсезлек очрагы булса, моның өчен йорт идарәсе җавап тотачак бит! Гадәттән тыш хәл килеп чыкса, 072 номерына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк. Кыска вакыт эчендә авария хезмәте килеп җитәчәк. Түләүле хезмәт күрсәтүче электрчылар игъланнарына игътибар итмәгез, аларга «щиток» йозагын ачу тыела. Әгәр дә инде исәпләү җиһазы үз фатирыгызда булса, андый белгечләргә мөрәҗәгать итә аласыз.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев