Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Без – Тукайлы халык»

Кичә бөтен татар дөньясы бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуны билгеләп узды. һәр елдагыча, Түбән Камада да бу көнне зурлап билгеләп уздылар. «Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык, Без Тукайлы халык мәңгегә», – дип исемләнгән шигырь бәйрәме оештырылды.

Иртәдән яңгыр явып торганга, бәйрәм Тукай һәйкәле яныннан шагыйрьнең исемен йөртүче Габдулла Тукай исемендәге китапханәгә күчерелде. Анда мәктәп укучылары, студентлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шагыйрьләр катнашты. Һәм, әлбәттә, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары үзләренең бөек шагыйребезгә багышланган шигырьләрен укыдылар. Әлеге бәйрәмдә, шулай ук, Тукайга багышланган шигырь уку бәйгеләрендә җиңүчеләргә бүләкләр дә тапшырылды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X