Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Берсе – «Елмаю», икенчесе – «Күчтәнәч»

Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов җитәкчелегендәге эшче төркем шәһәребездә ике балалар бакчасы төзелеше белән танышты.

Балалар бакчасының берсе «Елмаю» дип аталачак. Ул 49 нчы микрорайонда урнашкан һәм сентябрьгә ишекләрен ачар, дип көтелә.  Бу бакчага 260 бала йөриячәк һәм алар электрон чират буенча кабул ителгән инде. Шуларның 120 се – ясле төркеменә йөрүче өч яшькә кадәрге нәниләр. 
Бакчаның икенчесе – «Күчтәнәч» дип исемләнгәне – шәһәребезнең 35нче микрорайонында урнашкан. Анда дүрт логопедия төркеме эшләячәк. Мәктәпкәчә белем бирү идарәсе начальнигы Светлана Андрианова соңгы елларда сөйләмендә кимчелекләре булган балалар санының арта баруы һәм алар өчен һәр микрорайонда логопедия төркемнәре ачылу мөһимлеге хакында искәртеп үтте.
Балалар бакчаларының яңа микрорайоннарда төзелүе – әти-әниләр өчен зур куаныч, чөнки яңа йортлар салына тора, ә аларның күбесендә яшь гаиләләр яши. 
Әлеге учреждениеләр балалар үсеш үзәге статусын йөртәчәк. Аларда инглиз теле, география һәм башка фәннәрдән өстәмә белем бирү каралган. Бакчалар инде кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән диярлек. Эшкә алганда хезмәткәрләрнең иҗади осталыгына да өстенлек биреләчәк.
Яңа бакчаларда ясле төркемнәренең күпләп ачылуы «Демография» милли проектының бер этабын тормышка ашыру белән бәйле. 
Программа бу елның 1 гыйнварыннан алып, үз эшен биш ел дәвам итәчәк. Түбән Камада бу проектны «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге сәяси советы әгъзасы Бэлла Махотина җитәкли. «Унике милли проект бар һәм аларның һәркайсына күзәтү төркеме беркетелгән. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитет вәкилләре белән берлектә объектларга чыгып, төзелеш барышын тикшерәбез. Бу елның беренче яртысында Түбән Кама районында 1404 сабый дөньяга килгән. Киләчәктә алар бу ике яңа балалар бакчасына йөри алырлар, дип уйлыйм», – диде ул.
Сүз дә юк, нәни сабыйлар өчен әниләреннән дә кирәкле кеше юк. Ни җаның белән яше дә тулмаган сабыйны көне буена бакчага  китереп куеп була? Аны бакчада калдырып, көне буе әни тыныч йөри алырмы? Нәниләргә ана кирәк, дигән фикер белән психологлар да килешә һәм бәбиләргә аның назы, тәрбиясе кирәклеген әйтә. Тик кайвакыт тормышның  үз нечкәлекләре, ваклыклары һәм таләпләре дә бар шул. Кемгә ипотека түлисе, кемгә эше мөһимрәк...
Сүз уңаеннан, 45 нче микрорайонда «Тема 37» дип аталачак яңа мәктәп тә төзелә. Монысы да, бакчалар кебек үк, бик кирәкле, күптән көтелгән объект. Эшнең инде яртысыннан артыгы башкарылган. Бары тик эчке эшләр һәм тирә-якны көйлисе, матурлатасы гына калган. Мәктәптә меңгә якын бала белем алачак. Аларны мәктәпнең символы – Тема исемле малай каршылый. Ул спортны ярата, зиһенле бала. Өлкән сыйныфларга әле балаларны кабул итү дәвам итсә дә, башлангычлар сыйныфлары инде тулы икән.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Илья Тимкин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев