Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бергәләп ярдәм итик

17 яшенә кадәр Радмир Хаялиев гадәти тормыш белән яши. Сәламәт, ачык күңелле, киләчәккә планнары булган егетнең хыяллары 2016 елда җимерелгәндәй була. Аңа Юинг саркомасы (сөякләрдә яман шеш) диагнозы куела. Радмирның иң зур теләге - арбадан торып, аз гына булса да, үз аякларында йөрү. Әмма саркома хәрәкәтләнергә ирек бирми. Аңа бер...

17 яшенә кадәр Радмир Хаялиев гадәти тормыш белән яши. Сәламәт, ачык күңелле, киләчәккә планнары булган егетнең хыяллары 2016 елда җимерелгәндәй була. Аңа Юинг саркомасы (сөякләрдә яман шеш) диагнозы куела.
Радмирның иң зур теләге - арбадан торып, аз гына булса да, үз аякларында йөрү. Әмма саркома хәрәкәтләнергә ирек бирми. Аңа бер операция ясала. Химия һәм нурланыш терапиясе уңышлы үтә. Өмет чаткысы кабынганда гына шешнең кабат барлыкка килгәнлеге ачыклана.
Яман шеш зур тизлек белән үсә, арка миен кыса. Инде күкрәк читлегенә үрмәли. Радмир авыртудан җәфалана.
- Төнлә дә йоклый алмыйм. Ыңгырашам, хәтта кычкырам. Авыртуны бетерә торган дарулар да ярдәм итми, - ди ул.
Бердәнбер өмет - тагын бер операция. Операция ясаудан Россия табиблары баш тарткан. Төркия дәваханәсендә яман шешне алырга ризалашканнар. Әмма моның өчен Радмир Хаялиевка бер миллион сум акча җыярга кирәк.
ВКонтакте социаль челтәрендә «поможем вместе» төркеме бар. Радмирның туганнары аның авыруы турында барлык документларны урнаштырганнар һәм җибәрелгән һәр тиеннең нәрсәгә сарыф ителгәне турында исәп-хисап тоталар.
Ярты ел элек егетнең әнисендә йөрәк авыруы табылган. Ул эштән китәргә мәҗбүр булган. Радмирга ярдәм итәсегез килсә, акчаны реквизитлары НТР сайтында урнаштырылган Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. Акчалата бирергә теләүчеләр Химиклар урамындагы 64а йортында урнашкан телекомпаниягә килә алалар. Анда 1нче катта махсус тартма тора. Тел.: 8(950)667-12-16.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X