Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беренчеләре китте

Түбән Кама муниципаль районыннан көзге чакырылыш буенча хәрби хезмәткә беренче төркем озатылды. Илне сакларга 44 егет киткән.

Кая эләгәчәкләрен егетләрнең берсе дә әлегә белми – моны командирлар хәл итәчәк. План буенча, Ватан алдындагы бурычларын, аларның күбесе Саратов янындагы һәм Голицыно шәһәрендәге шефлыкка алынган частьләрдә үтәячәк. «Егетләргә әйбәт хезмәт итүләрен телим, әниләр борчылмасын – армиядә хәзер тәртип», – дип тынычландырды Түбән Кама хәрби комиссариаты начальнигы Фәрит Миңгәриев. Ел ахырына кадәр тагын 11 төркем җибәреләчәк. Декабрьдә исә 10 түбәнкамалы Преображение полкына озатылачак. Көзге чакырылыш кампаниясендә хәрби хезмәткә барлыгы 350дән артык егетне озату планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев