Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Беренче булган

Түбән Кама отоларингология хезмәтенә нигез салучы Ирина Кудашова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул ире белән бирегә 1963 елда килеп, үзәк дәваханәнең баш табибы булып эшли. Ирина Николаевна шәһәрнең беренче отоларингологы да. Авыруларны кабул итү белән бергә, ул планлы һәм кичектергесез операцияләр ясый. 1965 елда отоларингология хезмәтенә нигез сала. Табиб...

Түбән Кама отоларингология хезмәтенә нигез салучы Ирина Кудашова 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул ире белән бирегә 1963 елда килеп, үзәк дәваханәнең баш табибы булып эшли. Ирина Николаевна шәһәрнең беренче отоларингологы да. Авыруларны кабул итү белән бергә, ул планлы һәм кичектергесез операцияләр ясый. 1965 елда отоларингология хезмәтенә нигез сала. Табиб әйтүенчә, 1974-1977 еллар эчендә бер меңнән артык операция ясала. Ирина Кудашовага рәхмәтле авырулар бик күп. Дәвалау белән бергә, ул мәктәпләрдә, предприятиеләрдә, радиода лекцияләр укырга да өлгерә, фәнни-практик конференцияләрдә катнаша, берничә буын белгеч әзерли. Ирина Николаевна берничә мәртәбә ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев