Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бердәм булсак, көчле без!

Узган шимбәдә, ягъни 4 ноябрьдә түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп уздылар. Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда башланып, соңрак аның фойесында һәм тамаша залында дәвам итте. Килгән кунакларны шәһәребезнең төрле милли җәмгыятьләре оештырган күргәзмәләр дә җәлеп итмичә калмады, әлбәттә. Аларда халыкларның мәдәниятен чагылдырган экспонатлар белән берлектә, милли киемнәре,...

Узган шимбәдә, ягъни 4 ноябрьдә түбәнкамалылар Халыклар бердәмлеге көнен зурлап билгеләп уздылар.
Бәйрәм чаралары Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда башланып, соңрак аның фойесында һәм тамаша залында дәвам итте. Килгән кунакларны шәһәребезнең төрле милли җәмгыятьләре оештырган күргәзмәләр дә җәлеп итмичә калмады, әлбәттә. Аларда халыкларның мәдәниятен чагылдырган экспонатлар белән берлектә, милли киемнәре, көнкүреш әйберләре, күпсанлы фоторәсемнәр һәм шул якларда үскән җиләк-җимешләр урын алган иде. Әлеге күргәзмәләр янында теләгән кешеләр аерым-аерым да, күмәкләп тә фотога төштеләр.
Шунда ук халык ансамбльләре үзләренең милли җырларын һәм биюләрен башкарды. Тамашачылардан теләге булганнар, аларга кушылып, җырлап-биеп күңел ачтылар.
Бәйрәм 15.00 сәгатьтә Халыклар дуслыгы фестивале белән дәвам итте. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов сәхнәдә ясаган чыгышында Халыклар берәмлеге көненең тарихи башлангычын искә төшерде. Бүгенге көндә республикабызда, шул исәптән Түбән Камада да, төрле диндәге һәм телләре төрле булган күп милләт халыкларының дус һәм тату яшәве турында сөйләде.
Сәхнәдә зур концерт башланды. Татар, керәшен, рус, украин, әзербайҗан, башкорт, таҗик, чуваш, үзбәк, әрмән җәмгыятьләренең җыр-биюләрен залны тутырып килгән тамашачылар бик яратып карады, көчле алкышларга күмде. Тамаша залы, чыннан да, шыгрым тулы иде. Урыннар җитмәгәч, басып караучылар да шактый булды. Нәкъ менә шундый чакларда алма төшәр урын да юк, дип әйтәләрдер инде.
Бу бәйрәм менә шулай бердәм, дус-тату булып яшәүнең өстенлекләрен тагын бер мәртәбә күрсәтте. Бердәм булганда гына бәйрәмнәрне күңелле итеп уздырырга, барлык кыенлыкларны җиңәргә, проблемаларны да бергәләшеп хәл итәргә була.
Фәрит ИМАМОВ.
Алмаз Фаттахов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X