Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер километры – 84 миллион сум

Түбән Камада Сүбәләк трассасын төзекләндерә башладылар. Ике ел элек башлаган эшне «акча юк» дип туктатканнар иде.

Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Беренче чиратта асфальтның өске катламын алачаклар. Төзекләндерүнең беренче этабына 115 миллион сум  акча кирәк булачак. Ул быел бүлеп биреләчәк. Киләсе елга тагын 335 миллион сум көтелә. Исәп буенча, бер километрны тулысынча яңарту 84 миллион сумга төшәчәк. 
Юлның уң ягы 17 августтан тулысынча ябылды. Барлык машиналар сул яктан йөрергә мәҗбүр. Биредә көнлек пассажирлар агымы 25-35 мең кеше тәшкил итә. Әмма йөртүчеләр БСИ юлыннан файдалана ала. Предприятиеләргә эшкә вахта белән йөрү уңайлырак булыр.  
Гомумән, барлык эшләрне 2019 елның октябренә кадәр төгәлләргә кирәк булачак. Транспорт йөрү өчен дүрт-алты полосалы юл булачак. Машина йөрү трассасының киңлеген 15-19 метрга җиткерү планлаштырыла.   

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X