Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бер ир кыйссасы

Аз да түгел, күп тә түгел, безнең тормыш коруыбызга да 20 ел вакыт үткән. Вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда бер-беребезне аңлап, дус-тату яшәдек. Арага җил кертергә тырышмадык, гайбәтләргә колак салмадык, бер-беребезгә ышанычыбызны югалтмадык. Артта калган бу бәхетле көннәрне сагынып сөйләргә генә инде. Хәзер мин үземне икенче дөнья кешесе, дип тоям. Бер ел...

Аз да түгел, күп тә түгел, безнең тормыш коруыбызга да 20 ел вакыт үткән. Вак-төяк мәшәкатьләрне санамаганда бер-беребезне аңлап, дус-тату яшәдек. Арага җил кертергә тырышмадык, гайбәтләргә колак салмадык, бер-беребезгә ышанычыбызны югалтмадык.
 
Артта калган бу бәхетле көннәрне сагынып сөйләргә генә инде. Хәзер мин үземне икенче дөнья кешесе, дип тоям. Бер ел элек хатынымны югарырак урынга утырттылар. «Кешене кресло боза», - дигәннәре шулдыр инде. Минем хатын да 180 градуска үзгәрде дә куйды. Акчасы минекенә караганда хәйранга күбәйде, йөртер өчен шофер белән машина да бирделәр. Үзен «королева» кебек тоеп, җирдә түгел күктә очып йөргәндәй канатлана. «Нигә борчыласын, андый бәхет сирәк эләгә, шатлан гына», -диләр танышлар. Медаль ике яклы шул. Бер ягы шома булса да, икенче ягы кытыршы. Минем хатын - директор ярдәмчесе. Матур яңгырый бит. Ул директор, ә мин гади эшче. Машинам булса да, шоферым юк, үзем йөртәм. Миңа ул кирәкми дә.
 
Минем өскә авыр таш төшкән кебек, төрле яклап кыса, хәтта хатын янында суларга да авыр. Йөрәкне кортлар талаган кебек. Өйдә тынычлык бетте, мин колга әйләнеп баруымны көн саен сизеп торам. Ул кушканны гына башкарам, ярдәмче малай кебек. Аныңча булмаса, тавыш чыга. Тагын нәрсә әйтер икән, дип авызына гына карап торырга өйрәндем. Өйдә тавыш күтәреп, болар алдында кимсетелеп яшәргә бик авыр икән. Алар бит сукыр түгел, күреп, ишетеп торалар, «ярар, ярар,»-дигән сүздән башкаларын оныта башладым инде.
 
Аның вакыты юк. Кибеткә мин барам, аның кайтуына ашарга пешерәм. Өйдә дә тәртип булсын. Барысы да аныңча гына эшләнсен, башкача мөмкин дә түгел. Нервлансам, сиздермәскә тырышсам да, мин дә ир кеше бит. Бер бер-беребезгә салкыная башладык. Минем дә ир булып яшисем килә. Хәзер бит аптырап торасы юк, нинди проблемаларың бар, компьютер ярдәмгә килә. Мин дә «Классташлар» бүлегенә кердем дә, элекке танышым белән языша башладым. Очрашып сөяркәләргә әйләндек. Өйдә хатынга - икенче караш, минем яктан - салкынлык. Моны ул да сизеп тора. Гаиләбезне таркатасы килми ахры, дәшә башлады. Мин бит сөяркәмне яратмыйм, хатынга ачу итеп кенә башлаган эш. Хәзер нәрсә эшләргә, мин ике ут арасында калдым. Сөяркәмнең минем белән яшисе килә, каршы килсәм барын да хатынга сөйләү белән куркыта. Мин алай гаиләм таркалуын теләмим. Кайчан да булса икенче хатынга йөрермен, дип башыма да кереп чыкканы булмаган иде. Уеннан, чыннан да, уймак чыга икән. Үрмәкүч ятьмәсенә эләккән чебендәй хис итәм үземне. Сарык та исән, бүре дә тук булсын өчен нәрсә эшләргә икәнен генә белмим. Шушы яшеңдә яраткан хатының куып чыгарса, кая барырсың. Сөяркәләр - вакытлыча гына, җайларыннан гына тормасаң, акчаң да булмаса, кабул итәргә әзер тормыйлар.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев