Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Белемнәрен сынаганнар

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, түбәнкамалылар этнографик диктант яздылар. Әлеге чара Россиядә беренче тапкыр дүрт ел элек уздырылган.

Быел шәһәребездә диктантны Халыклар Дуслыгы йортында һәм 9 нчы мәктәптә 150 кеше язды. Алар арасында мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бар иде.
Этнографик диктант Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәр дәрәҗәсен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, сораулар тарих, география фәннәре буенча да бар. 45 минут эчендә 30 сорауга җавап бирергә кирәк. Мәгариф үзәге методисты Резеда Исмәгыйлева әйтүенчә, бүген күп кенә халыклар үз тарихын, мәдәниятен начар белә. Диктант белем дәрәҗәсен генә сынап калмый, ә үткәннәр белән кызыксыну уятуны максат итеп куя.
Этнографик диктант нәтиҗәләре 14 ноябрьдән соң билгеле булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев