Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бәдрәфсез каласыгыз килмәсә...

Әгәр дә «квартплата» буенча бурычыгыз 10 мең сумнан артып китсә, бәдрәфегезгә агызу өчен килә торган суны томалап куярга мөмкиннәр. Коммуналь хезмәтләр өчен түбәнкмалыларның 334 млн. 413 мең сум бурычы җыелганын исәпкә алсаң, бу тармактагыларның андый адымга баруларын аңларга буладыр. Россия «Торак кодексы»на 2016 елның 3 июлендә кертелгән төзәтмәләр һәм өстәмәләр...

Әгәр дә «квартплата» буенча бурычыгыз 10 мең сумнан артып китсә, бәдрәфегезгә агызу өчен килә торган суны томалап куярга мөмкиннәр. Коммуналь хезмәтләр өчен түбәнкмалыларның 334 млн. 413 мең сум бурычы җыелганын исәпкә алсаң, бу тармактагыларның андый адымга баруларын аңларга буладыр.
 
Россия «Торак кодексы»на 2016 елның 3 июлендә кертелгән төзәтмәләр һәм өстәмәләр бу елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Шул законга таянып, ике ай рәттән «квартплата» түләмәгән һәм бу сумма 10 меңнән артып киткән очракта, краннан килә торган суны сез агыза алмаслык итеп ябып куярга, бәдрәф тишеген томаларга мөмкиннәр. Буш вакытыгызны телевизор каршында уздырсагыз, илнең төрле төбәкләреннән тапшырыла торган хәбәрләрдән теге яки бу шәһәрдә андый чараны куллануларын күреп торасыздыр. Безнең Түбән Камада да шушы ел башыннан инде ике квартирда бәдрәф тишеген томалаганнар. Аларның хуҗалары «Стройхимсервис» идарәче компаниясе биләмәләрендәге йортта яшиләр, әмма «квартплата» түләмиләр икән. Бары тик бурычларын каплагач һәм, өстәвенә әле бәдрәфтәге «заглушка»ны алган өчен 7 мең (!) сум түләгәч кенә алар «йомыш»ларын үтәр өчен урын эзләп йөрүдән котылачаклар.
 
Бурычларны түләтү максатыннан бездә нинди генә чаралар күрелми! Йорт буенча «старший»лар квартирдан квартирга йөреп, сансызларны «квартплата» түләргә үгетлиләр, СТОС рәисләре, идарәче компанияләр, суд приставлары һәм, хәтта, «гаишник»лар да читтә калмый. Бу соңгылары махсус рейдларга да тартылалар. Мәсәлән, узган ел уртак көч белән уздырылган «Юл приставы» рейдлары саны 105кә җиткән һәм автотранспортка, аның эчендәге милеккә 103 арест (барлыгы 5 млн 154 мең сумлык) салынган. Нәтиҗәдә, бурычлылар ул сумманың 3 млн 219 меңен түләгәннәр. Торак-коммуналь хезмәт өчен бурыч җыйган очракта, хәзер инде сусыз һәм утсыз гына калдырмаячаклар, хәтта өегездәге телевизорны, кер юу машинасын һ.б. алып чыгып китә алачаклар. Бары тик бер тиен дә бурычыгыз калмаса гына, аларны кире үзегезгә бирәчәкләр. Ә инде түләмисез икән, ул чагында күрше Чаллы шәһәрендәге махсус оешмага җибәреп саттырачаклар да, бурычыгызны каплауга тотачаклар.
 
Сүз уңаеннан, узган ел бурчылыларга карата 9 млн 829 мең сумлык арест салынуга кагылышлы 173 акт төзелгән. Шуның 62се
уңай хәл ителгән, нәти-җәдә, 2 млн. 989 сум бурыч түләнгән.
 
2016 елда Түбән Камада, барысының бергә гомуми бурычы 1 млн 530 мең сумнан артып киткән 28 388 квартирда электр утын өзәргә мәҗбүр булганнар.
 
Бу саннар - кемнәрне дә булса куркыту өчен түгел, күрше квартирда яшәүче карт яки карчык, пенсия акчасы алуга, ашарына калмаса калмый, беренче чиратта, «квартплата» түләргә йөгерә. Ә аның янәшәсендәге квартирдагылар, коммуналь хезмәтләргә тиешле бурычына төкереп биреп, акчасын үз кирәк-ярагына тота. Бу - еллар буе барыбызны да борчый торган мәсьәлә. Ниһаять, аны шундый кискен юл белән булса да, хәл итәргә алынулары бик тә дөрес. Бурыч җыймыйча, вакытында түләп барсагыз, бернинди дә күңелсезлеккә тарымассыз.
Шундый кискен алым булса да, әлбәттә, кешенең «квартплата» буенча бурычы ни өчен җыелганын ачыклау да урынлы булыр. Дөнья булгач, кеше төрле хәлгә юлыгырга мөмкин: чирләп китәргә, яки вафат булырга һ.б. Андый очракларда, аларның якыннарына, туганнарына йортлар идарәсе белән килешенеп, бу мәсьәләне бергәләп хәл итү җаен карарга кирәк булачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев