Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Башлангычы булды...

ТАССРның 100 еллыгы кысаларында һәм Татар теле ункөнлеген башлап җибәрү уңаеннан, Түбән Кама муниципаль районының Иҗтимагый советы шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортында «түгәрәк өстәл» уздырды.

Әлеге чара шәһәребездә һәм районыбызда татар телен һәм мәдәниятен саклап калу, гореф-гадәтләрне яңарту һәм үстерү юнәлешендә эшчәнлекне киңрәк җәелдерү максатында оештырылды.

Анда хакимият вәкилләреннән муниципаль район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, шәһәребезнең иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл җирлеге башлыклары, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.

Әлеге беренче утырышта чыгыш ясаган һәркем җәмгыятебездә тел һәм милләт язмышына карата булган тискәре мөнәсәбәтләрне, җитешсезлекләрне санап чыгудан һәм зарланудан узмады. Әлбәттә, эшне урыныннан кузгатып җибәрү өчен, активрак эшләргә һәм җитдирәк чаралар күрергә кирәк. Иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов бу уңайдан Координация төркеме төзергә дигән тәкъдим кертте. Һәм әлеге төркем ике айга бер мәртәбә җыелып, башкарылган эшләр турында хисап тотарга, алга планнар билгеләргә һәм эшләрнең үтәлешенә күзәтчелек итәргә тиеш.

Шунда ук бу көнне «түгәрәк өстәл»гә җыелган кешеләрне кертеп «Ватсап» электрон челтәрендә «Татарлар ТК» дигән төркем булдыру турында да тәкъдим ясалды. Газетаның бу саны басмага бирелгәндә «Ватсап»та әлеге төркем булдырылган иде һәм ул беренче хәбәрләрне кабул итә дә башлады. Әгәр Координация төркеме үзе дә шулай оператив һәм нәтиҗәле эшләп китсә, яхшы булыр иде, әлбәттә.

Фәрит ИМАМОВ.

Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев