Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барысы да файдага гына

Шәһәребезгә эш сәфәре белән ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина килеп китте. Ул төзелүче объектлар белән танышып, җитәкчеләр һәм эшмәкәрләр белән аралашты.

«Инвесторлар белән һәрвакыт элемтәдә булырга, эшләре белән кызыксынырга, кирәк булса, ярдәм күрсәтү мөһим. Бу яктан Түбән Кама, мәсәлән, ТОСЭР га резидентлар җәлеп итү буенча уңышка иреште. Еллык планны 1,5 тапкырга арттырырга да ниятлиләр», – дип мактады Талия ханым.
Инвестицияләр үсеше агентлыгы башлыгы әйтүенчә, район халкы өчен болар файдага гына – яңа эш урыннары булдырыла, социаль инфраструктура үзгәрә. Яңа предприятиеләр буларак ачылган алты бина –элеккеге заводлар бит. Мәсәлән, кайчандыр кирпеч җитештерелгән предприятиедә корыч буйыйлар. 
Талия Миңнуллина Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев белән «Пионер» сәнәгать паркындагы Россия-Кытай мәйданчыгын да күрде. Тиздән тагын бер предприятие ачылачак – эшмәкәр Булат Мотыйгуллин түбә панельләре җитештерү буенча эш башлап җибәрергә ниятли.
Делегация «Гаилә» паркына да барды. Берничә атнадан биредә 14 катлы йорт биеклегендә күзәтү тәгәрмәче ачылачак. Башкаладан килгән кунакка, төзеләчәк термалар, шулай ук стоматология поликлиникасын да күрсәттеләр.
И.Тимкин фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X