Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барыбыз да кайгыртсак кына...

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды. Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән балаларның яшәү шартларын карады. 19 ел эчендә «Балкыш»та тернәкләндерү чорын дүрт меңнән артык бала үтте. Бүгенге көндә 58 тәрбияләнүченең иң кечкенәсенә 3 яшь. Алар биредә вакытлыча...

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында булды. Түбән Кама мэры Айдар Метшин белән балаларның яшәү шартларын карады.
19 ел эчендә «Балкыш»та тернәкләндерү чорын дүрт меңнән артык бала үтте. Бүгенге көндә 58 тәрбияләнүченең иң кечкенәсенә 3 яшь. Алар биредә вакытлыча яши: кемдер бер ай, кемдер ярты елга кадәр. Укытучылары уңайлы «өйдәгечә» шартлар тудырырга тырыша. Балигъ булу белән килеп кергән балалар һәм үсмерләр җәмгыятьтә югалып калмас өчен хәзердән үк алдагы тормышта кирәк булган белемнәр, күнекмәләр үзләштерә.
2016 елда «Бергә булдырабыз» республика хәйрия программасы эшли башлады. Аның ярдәме белән ел дәвамында «Балкыш»та 1 миллион 762 мең сумлык эш башкарылган: балалар туганнары белән махсус кунак бүлмәсендә очрашып сөйләшә ала, 10-18 яшьлек малайлар җиһазландырылган остаханәдә агачтан атнасына ике мәртәбә төрле эшләнмәләр ясый. Театр студиясендә балалар кунакларга музыкаль тамаша күрсәткән, «Осталар иле» түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр Татьяна Ларионовага үзләре ясаган йорт иясе уенчыгын бүләк иткән.
Приют балалары белән бергә, Айдар Метшин һәм Татьяна Ларионова Workout спорт мәйданчыгын ачу тантанасында катнашты. Ул «Бергә булдырабыз» проекты кысаларында, «Спортмастер» компаниясенең хәйрия фонды белән берлектә төзелгән. Урамда урнаштырылган тренажерларда балалар да, укытучылар да шөгыльләнә алачак.
Киләсе елда «Балкыш»та капиталь ремонт планлаштырыла. Бу эшкә, әлбәттә, акча күп кирәк булачак. «Бергә булдырабыз» хәйрия фонды белән беррәттән, аңа һәр теләгән кеше ярдәм итә ала.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X