Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Барселонада кунакта

Түбән Камадан, йортлар өчен җаваплы алты хатын-кыз әле күптән түгел генә Барселонада булып кайттылар. Алар күп катлы йортларда яшәүчеләр белән нәтиҗәле эшләгәннәре өчен, шәһәр хакимияте тарафыннан шундый зур бүләккә лаек булганнар.

Ханымнар ял да иткәннәр, каталоннарның эш тәҗрибәсен дә үз күзләре белән күреп, өйрәнеп кайтканнар.
Шуларның берсе Фәридә Нигъмәтҗанова әйтүенчә, алар шәһәр урамнары буйлап йөргәннәр, аеруча күңелләренә ошаган урыннарны фотога да төшергәннәр. Барселона – Җир шарында иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Диңгез белән тау сыртлары арасында урнашканга, төзелеш җәелдерергә, бездәге кебек иркен мәйданнар юк икән. Шуңа күрә, урамнар тар, яшеллек аз. Агачларны зур түгәрәк савытларга утырталар һәм аларны күчереп йөртергә дә мөмкин.
Шәһәрдә хуҗасыз этләр, мәчеләр дә юк, этләрне махсус урыннарда гына йөртәләр һәм барысына да борынчык кигезелгән. Ирексездән, үзебезнең шәһәрдәшләр белән чагыштырам: бозау хәтле борынчыксыз эт, юеш борыны белән арттан сиңа китереп төртә, йөрәк табан астына төшеп китә. Балалар комлыгына кереп йомышын үтәп чыга, ул эт – хуҗасы шунда карап тора.
Безнең шәһәрдәшләрне Барселонада үзенчәлекле торак йортлар, махсус парковкалардагы кызыл велосипедлар шаккаттырган. Тик бу кызыл велосипедлар Барселона халкына гына прокатка бирелә икән.
51 нче елын Түбән Камада гомер кичерүче, йорт өчен җаваплы Фәридә Нигъмәтҗанова: «Мин күп сәяхәт итәргә яратам. Тик бер атнадан, үзебезнең шәһәребезгә кайтасым килә. Шәһәребез матур, яшел иркен. Парклардагы тиеннәребез дә кулга ияләштерелгән, безгә ышанып, кулыбыздан ашый», – дип, Түбән Кама белән горурлануын яшермичә.
Аның планнары зурдан. Яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәрен искә алып, Фәридә Нигъмәтҗанова «Хыялым ишегалды» дигән альбом төзегән. Хыяллар чынга ашса, йорт территориясендә спорт мәйданчыгы, төрле тренажерлар, скамейкалар урнаштырылачак.
Шәһәр башлыгы Айдар Метшин Менделеев урамындагы 26нчы йорт территориясендә булып, «Безнең ишегалды» республика проектына кертергә вәгъдә биргән. Проект киләсе елдан эшли башлар дип көтелә. Бу йорт территориясендә агачлар утыртылачак, юллар тәртипкә китереләчәк. Һәм, шунысын да әйтергә кирәк, ишегалдына машиналар кертелмәячәк.
Шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева язганча, минем дә, Фәридә кебек, чит илләргә, анда үскән әфлисунга-бананга һич ис китми. Кызыл, алтынсу яфракларның моңсу гына агачтан коелганын күзәтеп, Габдулла Тукай паркында бер утыру – үзе җанга рәхәт, тәнгә сихәт. Тик бездә бит менталитет бөтенләй башка. Шушы парктагы су анасы башына менеп утырган баласына сүз әйтмәгән әниләрне, Барселонада нишләтәләр икән, шуны беләсе иде?..
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев