Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бар шундый китапханәче!

Шәһәребезнең Кол Гали исемен йөртүче милли китапханәгә килгән һәркем үзенә рухи азык табып, канәгатьләнү хисләре, яңадан бирегә килү теләге белән китә. Бу, әлбәттә, китапханә җитәкчесе Гүзәлия Шәйхразый кызы Гыйбадуллинаның (фотода) китап пропагандалауда эшне югары дәрәҗәдә оештыруына да бәйле. Гүзәлия ханымның китапларны халыкка җиткерүдә кылган гамәлләренә карап сокланырга гына кала. Китапханә...

Шәһәребезнең Кол Гали исемен йөртүче милли китапханәгә килгән һәркем үзенә рухи азык табып, канәгатьләнү хисләре, яңадан бирегә килү теләге белән китә. Бу, әлбәттә, китапханә җитәкчесе Гүзәлия Шәйхразый кызы Гыйбадуллинаның (фотода) китап пропагандалауда эшне югары дәрәҗәдә оештыруына да бәйле.
Гүзәлия ханымның китапларны халыкка җиткерүдә кылган гамәлләренә карап сокланырга гына кала. Китапханә коллективында әгәр һәркем үз эшен белеп, яратып, тәм табып башкара икән, бу да мөдирнең эшне яхшы итеп оештыра белүен аныклаучы факт. Бу белем йортында эшләүчеләр өчен иң кадерле кеше - китапханәгә килгән китап укучылар. Шәһәрдә китапханәләр шактый, ә укучы үзенә ихтирам, чын кайгырту хисләре булган урынны сайлый шул. Милли китапханәдә заманча алымнар кулланып эш итәләр, шәһәребезнең мәдәни учереждениеләре арасында аның лаеклы үз урыны бар.
Максатка ирешү, әлбәттә, буш җирлектә барлыкка килә алмый. Һәр уңышның нигезендә маңгай тире, йокысыз төннәр, иң мөһиме - яшәү мәгънәсен яраткан шөгылеңдә күрү торадыр. Әгәр дә Гүзәлия ханым шундый сыйфатка ия булмаса, 1975 елда Алабуга культура-агарту училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлеген - «кызыл» дипломга, 1981 елда Казан дәүләт мәдәният институтын бик уңышлы тәмамлап, яраткан хезмәтендә менә инде 35 елга якын эшләр идеме икән? Хезмәт юлын яңадан башларга туры килсә, ул үзен, һичшиксез, шушы китапханәче һөнәренә багышлар иде.
«Кояш кебек балкып, тирә-юньгә яктылык сибеп яшәргә кирәк. Яктылык һәм җылылык башкаларны үзенә тарта». Бу- Гүзәлия ханымның тормыш девизы.
Сәясәт, спорт, шоу-бизнес өлкәсендә «иркен йөзүче», «кырыкка ярылыр вакытларда» да хезмәттәшләренә, туганнарына ярдәм итәргә, төпле киңәшләрен бирергә өлгерүче, һәр эшкә җаваплы караучы, үзе чама белән усал да, сабыр һәм мәрхәмәтле, затлы хезмәткәр ул Гүзәлия Шәйхразый кызы. Ул китапханә оешкан вакытта бергә кушылган ике төрле коллективны бер йодрыкка туплап, бер гаиләгә әйләндерде. Тату, бердәм коллективта аңлашып, кадерле һәм кирәкле кеше икәнлегеңне тоеп эшләү - зур бәхет. «Уңышларның сере - кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәттә», - дип әйтергә ярата җитәкче.
Гүзәлия Шәйхразый кызына шәһәркүләм зур чараларга сценарийлар язуны һәм алып баруны ышанып тапшыралар: моңа мисал итеп, Тукай һәйкәле янында узучы шигырь бәйрәмен, Халык иҗаты йортында һәм башка мәдәният йортларында узучы берсеннән-берсе матуррак һәм эчтәлеклерәк очрашуларны, түгәрәк өстәл, әңгәмәләр һәм башка зур чараларны китерергә була. Авылдашлары соравы буенча, бик күп еллар туган авылы Кызыл Чапчакта Сабантуе бәйрәмен алып баруы гына да ни тора!
Ул җитәкләгән Кол Гали исемендәге милли китапханә, 2009 елда бик мәртәбәле республика-күләм «Иҗади эзләнү» бәйгесендә «Шәһәребез нәшриятлары белән бергәлектәге хезмәттәшлек» дип аталган чаралар циклы өчен 1 урынга лаек дип табылды.
2012 елда Республика балалар китапханәсе, Татарстан хәрби комиссариаты белән берлектә оештырган «Сугыш йоткан балачак» бәйгесендә, районыбызның Ширәмәт авылында, авыр сугыш елларында Мәскәү каласыннан эвакуацияләнеп, җан асраган балалар йорты, анда тәрбияләнүче ятимнәр язмышына багышланган электрон презентация эшләп, 300ләп эш арасыннан беренче урынны яулады.
Шәһәр китапханәләре арасында үткәрелүче иҗади бәйгеләрдә дә бу китапханә һәрчак алдынгы урыннарны ала. Китапханәнең иҗади эшчәнлеге, китап укучылар белән эшләү алымнары республика һәм җирле матбугатта, телевидение каналларында һәрдаим яктыртылып килә.
Быел юбилеен билгеләп үткән Гүзәлия Шәйхразый кызы - күз тимәсен, кызлар кебек яшь, матур ханым. Йөзеннән нур сибелүче бу зат яшь калуының серен киң күңелле булу, тормыш мәгънәсен аңлап һәм эштән тәм табып яши белүдә күрә. «Кешенең эчке һәм тышкы дөньясы һәрчак гармониядә булырга тиеш», - ди ул.
Гүзәлия ханымга ныклы сәләмәтлек, уңыш һәм бәхет алга таба да юлдаш булсын, кыюлык һәм максатчанлык хисләре аны ташламасын, күңел күтәренкелеге, якыннарының, хезмәттәшләренең ихтирамы гел шулай озатып барсын.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев