Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бар милләт бер сәхнәдә

Түбән Кама педагогия көллиятендә халыклар иҗатына багышланган шәһәркүләм конкурсның сайлап алу туры үтте. Чыгыш ясаучы коллективлар - мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йорты студентлары, предприятие хезмәткәрләре - барлыгы 50дән артык иҗат төркеме. Һәрбер коллектив жюри әгъзаларына үзләре сайлаган халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгыш тәкъдим итте. Монда татар...

Түбән Кама педагогия көллиятендә халыклар иҗатына багышланган шәһәркүләм конкурсның сайлап алу туры үтте.

Чыгыш ясаучы коллективлар - мәктәп укучылары, урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йорты студентлары, предприятие хезмәткәрләре - барлыгы 50дән артык иҗат төркеме.

Һәрбер коллектив жюри әгъзаларына үзләре сайлаган халыкның гореф-гадәтләрен чагылдырган чыгыш тәкъдим итте. Монда татар җырларын, рус халык такмакларын ишетергә, башкорт, чегән биюләрен күрергә мөмкин иде. Чыгышлар 5 номинациядә бәяләнде: бию, вокал, халык җырлары, уен коралында уйнау, декоратив-гамәли сәнгать, халык ашлары. Соңгы ике бирем финал турына узучы коллективларга каралган. Ул 13 декабрьдә Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев