Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Балчыклы җиңгиләре» – авылның күрке алар

Надежда Анисимова һәм аның «Балчыклы җиңгиләре» фольклор ансамблен Балчыклыда гына түгел, Түбән Кама районында да белүчеләр күп. Алты ел дәвамында коллектив менә дигән репертуар булдырган. Аның артистлары - Балчыклыда яшәүче яки шунда туып Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар. - 2006 елда мин клуб мөдире итеп билгеләндем: бәйрәмнәр, концертлар күп уздыра идек,...

Надежда Анисимова һәм аның «Балчыклы җиңгиләре» фольклор ансамблен Балчыклыда гына түгел, Түбән Кама районында да белүчеләр күп. Алты ел дәвамында коллектив менә дигән репертуар булдырган. Аның артистлары - Балчыклыда яшәүче яки шунда туып Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар.
- 2006 елда мин клуб мөдире итеп билгеләндем: бәйрәмнәр, концертлар күп уздыра идек, - дип искә ала Надежда Степановна. - Катнашырга теләүчеләр һәрвакыт күп булды. Милли киемнән Раштуада чыгыш ясагач, Тамара Алексеевна чакырып, миңа ансамбль оештырырга, аны «Балчыклы җиңгиләре» дип атарга тәкъдим итте. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле.
Яңа коллективның беренче чыгышы Түбән Кама Халык иҗаты йортында узган. Ансамбль район күләмендәге фестивальләрдә еш катнашып, призлы урыннар алып тора, аларны Ташлык, Шәңгәлче, Кушай, Келәтле һ.б. авыллар халкы да чакыра Репертуарда - бары тик борынгы, буыннан-буынга күчә торган җырлар. Аларны берәмтекләп җыялар, моңын, үзенчәлеген югалтмыйча башкарырга тырышалар.
- Урам көйләре - әби-бабайлардан калган җырлар. 100 яшенә җитеп вафат булган әбием дә: «Бу җырны әбием җырлаган», дип әйтә торган иде, - дип горурлана Надежда Анисимова. -
Элекке гореф-гадәтләрне һәм җырларны дөрес итеп башкаруда иң өлкән «җиңгәбез» - 83 яшьлек Анна Кондратьеваның ярдәме зур. Ул безнең кыйммәтле «асылташ»ыбыз. Коллективта тагын озак еллар җырларга язсын аңа.
Җырчыларның буш вакыты юк диярлек. Гел эзләнүдә, гел өйрәнүдә. Ел дәвамында календарь бәйрәмнәр дисеңме, диниләре дисеңме - һәрберсенә әзерләнеп, матур концерт куялар. Авылдашлар аларның чыгышларын көтеп ала. Бүгенге көндә репертуарда 12дән артык җыр бар. Надежда Степановна әйтүенчә, аларның һәрберсен өйрәнеп, «шомарту» өчен 1 айлап вакыт уза. Җырны башкару гына аз, ул бию белән үрелеп, тулы сюжетлы композиция хасил итәргә тиеш. Шуннан соң гына аны тамашачыга күрсәтергә мөмкин. Җырлар барысы да диярлек гармунга җырлана. Ә заманчаракларына баян килешәрәк төшә.
- Киемнәребез бик матур. Алары өчен өлкән авылдашларыбызга рәхмәт, тукылган күлмәкләр рәхәтлек бирә, - дип дәвам итә Надежда Анисимова. - Алар бик тә кадерле, әмма еш киелгәч, тузарга мөмкин. Шуңа күрә Түбән Кама ПАТП генераль директоры Юрий Иванов ярдәме белән үзебез сайлап алган эскизлар буенча кием тектердек.
Коллективта барлыгы 17 кеше, шуларның кайберләре шәһәрдә яши. Әмма бер репетицияне дә калдырмыйча кайтып йөриләр. «Җиңгиләр» арасында Надежда Степановнаның ике апасы да бар. Ә берничә ел элек бирегә өч «җизни» дә килгән. Коллектив җитәкчесе әйтүенчә, җырчы ирләр ансамбльнең бизәге булып тора. Алар булгач, көйләр дә башкача яңгырый. Хәзер ансамбльне «Балчыклы җиңгиләре һәм җизниләре» дип атасаң да ялгыш булмас...
- Без җәен дә чыгыш ясыйбыз, шуңа күрә репетицияләрне бер дә туктатып тормыйбыз, - ди Надежда Степановна. - Зурлап уздырган «Май чабу»дан соң Питрауга әзерләнә башладык. Бу бәйрәм дә - керәшен халкының иң яратканнарыннан берсе, бик тә үзенчәлекле. Аннан Покрау җитәчәк. Авыл халкына элеккеге туй күренешен күрсәтәсе килә, шуңа әзерләнәбез. Хәзер ул вакыттагыча, йоласына туры китереп, җырлары белән уздыручылар юк бит. Ә әбиләребез ул көйләрне хәтерли.
Планнары күп, тормышка ашырырга вакыт кына җитсен! Шулай да, коллективның Түбән Кама районыннан ары киткәне юк, аерым концертлары да булмаган. Җитәкчесе әйткәнчә, моңа ныклап әзерләнергә кирәк. Әмма «Балчыклы җиңгиләре»н республика халкы инде күрде. Үзебезнең НТР каналы төшергән Нардуган бәйрәме турындагы сюжетны Яңа гасыр каналы яңалыкларында күрсәттеләр. Аларга уңышлар телик!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев