Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балаларны шатландырып

Шәһәрнең 3552 беренче сыйныф укучысына үзенчәлекле бүләкләр - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ ярдәме белән нәшер ителгән «Город химиков-волшебников» һәм «Җиде энҗе бөртеге» китаплары тапшырылды. Сыйфатлы рәсемнәр һәм кызыклы хикәяләр тупланган әлеге басмалар белән бер комплектта «Стрела наследия» мультфильмы булган диск та бар. Әлеге фильмда Татарстанның мәдәни-тарихи тормышы тасвирлана. 31нче мәктәпкә...

Шәһәрнең 3552 беренче сыйныф укучысына үзенчәлекле бүләкләр - «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ ярдәме белән нәшер ителгән «Город химиков-волшебников» һәм «Җиде энҗе бөртеге» китаплары тапшырылды.
Сыйфатлы рәсемнәр һәм кызыклы хикәяләр тупланган әлеге басмалар белән бер комплектта «Стрела наследия» мультфильмы булган диск та бар. Әлеге фильмда Татарстанның мәдәни-тарихи тормышы тасвирлана.
31нче мәктәпкә балаларны котларга «Түбән Кама Нефтехим» ААҖ генераль директоры урынбасары Василий Шуйский, Түбән Кама муниципаль районы Советы депутаты Әнәс Минәхмәтов һ.б. килде. Китапларны кунаклар өлкән сыйныф укучылары белән бергә таратты. Василий Шуйский балалар белән сөйләшеп тә алды. Мәктәпне шефлыкка алган бутилкаучук заводында покрышкалар, бамперлар, уенчыклар, хәтта сагыз ясау өчен чимал җитештерелүен аңлатты. Аның «Нефтехим»да кайсыгызның әти-әнисе эшли?» дигән соравына җавап итеп башлангычларның яртысы кулларын күтәрде. Предприятие юбилеена багышлап укучылар үзләре дә бүләк әзерләгән: алар иҗади эшләр бәйгесе уздырганнар.
 
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев