Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар сәламәтлеге өчен

Түбән Каманың 15 нче балалар бакчасында «тоз мәгарәсе» (галокамера) булачак. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе «РИТЭК» акционерлык җәмгыяте һәм «Лукойл» фонды грантын откан.

Бакчага 154 мең сум бүлеп биргәннәр. Балаларны сәламәтләндерү проектын тулысынча тормышка ашыру өчен бакча үзе дә 66 мең сум өстәячәк. Эш акча күчерелгәч үк башланачак. Галокамера элекке физиотерапия бүлмәсендә урнашачак. Диварларны һәм идәнне тоз ташлары белән битләп, тоздан ясалган берничә сын урнаштыру планлаштырыла. Кабинетта «Ионна» галогенераторы, «Ингтек» диңгез һавасы генераторы, Һималай тозыннан ясалган лампа булачак. Сәламәтләндерү проекты шулай ук массаж, үләннәр белән дәвалау, физик культура процедураларын үз эченә ала. Эшләр ел ахырына кадәр тәмамланыр дип көтелә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев