Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар күңелен җылытып

Кама Аланындагы «Солнышко» балалар бакчасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә килгән кунакларга тәрбиячеләр һәм сабыйлар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде. Балалар бакчасында эшләгән һәр мөдир коллективка һәм балаларга уңайлы шартлар булдыру өчен зур тырышлык куя. Бакчаның беренче мөдире Ольга Черезова, барган төзелеш эшләре нечкәлекләрен өйрәнеп, учреждениене җиһазлауга бар көчен...

Кама Аланындагы «Солнышко» балалар бакчасы 30 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә килгән кунакларга тәрбиячеләр һәм сабыйлар көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.
Балалар бакчасында эшләгән һәр мөдир коллективка һәм балаларга уңайлы шартлар булдыру өчен зур тырышлык куя. Бакчаның беренче мөдире Ольга Черезова, барган төзелеш эшләре нечкәлекләрен өйрәнеп, учреждениене җиһазлауга бар көчен куйган.
Нурия Нуруллина балалар бакчасы белән 15 елдан артык җитәкчелек иткән. Аның тырышлыгы белән «Үзенчәлекле бала» төркеме барлыкка килә. Биредә психик үсеш тоткарлыклары һәм физик мөмкинлекләре чикле булган сабыйлар тәрбияләнә.
Ландыш Софина бакчада мөдир булып 10 ел эшли. Бу вакыт эчендә учреждение төрле конкурсларда, шул исәптән республикакүләм бәйгеләрдә дә җиңүләр яулый. «Елның иң яхшы балалар бакчасы» Бөтенроссия конкурсында лауреат исеменә лаек була. Мөдир «Белем бирү лидеры» конкурсының «ТР мәктәпкәчә белем бирү лидеры» номинациясендә лауреат исеменә лаек була.
Соңгы биш елда балалар бакчасы белән Роза Гыйззәтуллина җитәкчелек итә. Бүген учреждениедә хезмәт куючы 60 хезмәткәрнең күбесе бу бакчада 20 елдан артык эшли, кайберләре - ачылганнан бирле.
Юбилей уңаеннан, балалар бакчасының иң яхшы хезмәткәрләренә Кама Аланы башлыгы Александр Павлов Рәхмәт хатлары тапшырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X