Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар өчен “Минем хобби” муниципаль портфолио конкурсы узды

Яшь спортчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бер урында. Түбән Камада "минем хобби" муниципаль портфолио конкурсына йомгак ясадылар. "Минем хобби" конкурсында шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашты. "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" номинацясендә барлыгы 23 катнашучы булды. Монда хоккей, баскетбол, воллейбол, теннис һәм башка төрле спорт белән шөгәлләнүче егетләр һәм кызлар үзенең спорт...

Яшь спортчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары бер урында. Түбән Камада "минем хобби" муниципаль портфолио конкурсына йомгак ясадылар.

"Минем хобби" конкурсында шәһәребезнең барлык мәктәпләреннән дә укучылар катнашты.

"Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" номинацясендә барлыгы 23 катнашучы булды. Монда хоккей, баскетбол, воллейбол, теннис һәм башка төрле спорт белән шөгәлләнүче егетләр һәм кызлар үзенең спорт төре буенча уңышлары белән жюри әгъзаларын таныштырдылар.

Һәр номинация берничә өлешкә бүленгән. "Сәнгать иле" номинацясендә җыр, театр, бию һәм нәфис сүз кебек төркемнәрдә яшьүсмерләр үз сәләтләрен күрсәтә алды.

Барлыгы конкурста 90 бала үз портфолиосын тәкъдим итте. Үз уңышлары турында сөйләргә аларга 5 биш минут бирелде.

"Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" һәм "Сәнгать иле" номинацияларыннан тыш бәйгенең тагын өч төре бар иде: "Шәһәр мастерлары", "Компьютер технология дөньясы", "Сәяхәт җиле".

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев