Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар бәйрәмсез калмаска тиеш

Түбән Кама телерадиокомпаниясе шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга Яңа ел кәефе бүләк итәчәк. Түбән Камада "Кыш бабай бул" хәйрия чарасы беренче тапкыр гына оештырылмый. Мисал өчен, узган ел Яңа ел геройлары "Балкыш" приютында, күп балалы гаиләләрдә, ятим калган балаларда кунакта булды. Күпләре Кыш бабай белән кар кызын көтмәгәннәр...

Түбән Кама телерадиокомпаниясе шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга Яңа ел кәефе бүләк итәчәк.

Түбән Камада "Кыш бабай бул" хәйрия чарасы беренче тапкыр гына оештырылмый. Мисал өчен, узган ел Яңа ел геройлары "Балкыш" приютында, күп балалы гаиләләрдә, ятим калган балаларда кунакта булды. Күпләре Кыш бабай белән кар кызын көтмәгәннәр дә. Бүләк алу турында инде әйтәсе дә юк. Бары түбәнкамалылар тырышлыгы белән алар өенә Бәйрәм ишек шакый.

Яңа ел алдыннан Түбән Кама телерадиокомпаниясе махсус балалар өчен тагын бер конкурс игълан итә. Ул "Кыш бабайга хат", дип атала. Күңел түрендә булган хыялларыгызны, изге теләкләрегезне язып әкияти почта тартмасына сала аласыз. Иң матур хатны Кыш бабай үзе сайлап алып, өегезгә киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Балалар бәйрәмсез калмаска тиеш

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев