Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Балалар арбалары парады

Республика һәм Шәһәр көнен зурлап билгеләп уздылар. «Туган як»ның узган санында басылып чыккан репортажларны да укыдык. Чыннан да, бәйрәм елдан-ел яхшырак уздырыла: Мәскәүдән танылган җырчыларны чакыралар, салют бирәләр... Матур тамаша, сүз дә юк. Ниләр генә уйлап чыгарылмый, нинди генә тамаша күрсәтелми – алар барысы да халыкның күңелен күрү өчен эшләнә.

Шулар арасында миңа иң ошаганы балалар арбалары парады булды. Бу парадтан әти-әниләрнең уйлап чыгару сәләтенә, фантазиясенә шаккатып кайттым. Ничек башлары эшләп җитә – әллә ниләр кыйланалар, гади генә арба танымаслык булып үзгәргән дә куйган. Морҗасыннан төтен чыгарып торучы мич дисеңме, татар халкының милли ризыгы чәкчәк, трактор, янгын сүндерү машинасы – тагын әллә ниләр күрергә була монда.
Тик түбәнкамалыларның кайберләрен мәҗбүриләп әдәп-әхлак курсларына йөртергә кирәк. Исегездә булса, берничә ел элек Сабантуй бәйрәмендә чәкчәк өчен сугышып, «тарихка» кереп калучылар да булды. Бу юлы парадта катнашучылар өчен дип махсус әзерләнгән шар-чәчәкләрне талашып, үзара бүлешеп алып бетерделәр. Кайберсе кулына икешәрне тоткан. Янәшәсендәге еламсырап торган сабыйны күрми дә ул. 
Оештыручылар булдырган, коляска хуҗаларының берсен дә бәйрәмнән бүләксез җибәрмәделәр.
Кайтырга чыккач, тагын бер күңелсез очрак күңелне тырнады. Шушы парадта катнашырга дип килгән арба хуҗасын автобуска кергәндә үзе ике арба киңлегендәге бер ханым белән, ике кулына биш пакет тоткан татар карчыгы тетмәсен теттеләр. Югыйсә, урын – махсус бала арбалары өчен. Кондуктор дәшми. Әбиеңә саллы гына җавап биримме әллә дип авызымны ачкан идем дә, вакытында туктый алдым. И мескен, бичара татар карчыклары! Балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә, алар алып килгән күчтәнәчләр белән чәй эчеп, кунакка гына йөрер вакытыгыз бит. Сез әнә, кәкрәеп-бөкерәеп, сукрана-сукрана бакчадан әйбер ташыйсыз. Балаларыгызның машиналары бардыр, булмый калмас, димәк, кирәгегез шулкадәр генә! Болай теле авызына сыймаган кадерсез карчыкларны бик көтеп тормыйлардыр шул... 
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев