Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бакча сезоны башлана

Дөрес, үзләренең бакчаларына әлегә кадәр дә баргалаучылар бар иде. Ләкин хәзер (1 октябрьгә кадәр) анда автобуста барырга мөмкин булачак. Юл хаклары элеккечә кала. Ә ташламага ия кешеләр үзләренең социаль электрон карталарын күрсәтеп йөрергә тиеш була. 101нче маршрут автобуслары «Актүбә - шәһәр зираты» маршруты буенча шимбә көннәрендә йөриячәк. «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан...

Дөрес, үзләренең бакчаларына әлегә кадәр дә баргалаучылар бар иде. Ләкин хәзер (1 октябрьгә кадәр) анда автобуста барырга мөмкин булачак. Юл хаклары элеккечә кала. Ә ташламага ия кешеләр үзләренең социаль электрон карталарын күрсәтеп йөрергә тиеш була.
101нче маршрут автобуслары «Актүбә - шәһәр зираты» маршруты буенча шимбә көннәрендә йөриячәк. «Актүбә» диспетчерлык пунктыннан кузгалып китү вакытлары 8.00, 10.00, 12.00 сәгатьләрдә. Юл хакы бер якка - 18 сум. Борылып китү өчен махсус урын булмау сәбәпле, автобуслар төп капкага кадәр генә килә.
109нчы маршрут автобуслары «22нче микрорайон» тукталышыннан кузгалып китә (Мурадьян урамындагы 2нче йорт каршында) һәм соңгы тукталыштан борылып кире кайта. 11.00-13.30 сәгатьтә - тәнәфес.
«Ял зоналары»на йөрүче автобусларның эш вакыты: «Актүбә» тукталышыннан 7.00 сәгатьтә кузгалалар, бакчалардан соңгы автобуслар 17.00 сәгатьтә китә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев