Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бакча балалары өчен экология дәресе үткәрелде

Катлаулы һәм җитди нәрсәләр турында - гап-гади һәм кызыклы итеп... «Татнефть» акционерлык җәмгы- ятенең матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, балалар белән очраштылар. Бу юлы экология дәресе Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасында уздырылды. Нефтяша исемле тиеннең һәм аның дусларының маҗараларына багышланган мультфильмнар...

Катлаулы һәм җитди нәрсәләр турында - гап-гади һәм кызыклы итеп... «Татнефть» акционерлык җәмгы-
ятенең матбугат хезмәтендәгеләр һәм «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте экологлары, табигатькә сакчыл караш турында сөйләшү өчен, балалар белән очраштылар.
Бу юлы экология дәресе Түбән Кама шәһәренең 64нче балалар бакчасында уздырылды. Нефтяша исемле тиеннең һәм аның дусларының маҗараларына багышланган мультфильмнар сериясеннән берсен бергәләп карау өчен, биредә биш-алты яшьләрдәге утызга якын бала җыелды. Сүз уңаеннан, шушы елның май аенда гына әле «Татнефть»нең матбугат хезмәте Түбән Кама шәһәре һәм районы авылларындагы 95 балалар бакчасына һәркайсы 32 сериядән торган мультфильмнар дискы бүләк итте.
Табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге, мохитне саклау буенча «Татнефть» компаниясе алып бара торган чаралар турында нәни тамашачыларга гап-гади вакыйгалар аша, бик тә аңлаешлы һәм мавыктыргыч итеп җиткерелә. 32 мультфильмның дүр-тесе, турыдан-туры Түбән Камага кагыла. Аларда «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең, шин комплексының һәм
чикләнгән җаваплылык-тагы «Нижнекамская ТЭЦ» җәмгыятенең экологик эшчәнлеге турында сөйләнелә. Нәкъ шул мультфильмнарның бер-
сен - «Царство чистой воды» («Чиста су патшалыгында») дигәнен 64нче бакчада тәрбияләнүче балалар карадылар һәм үзләре күргәннәр турында фикер алыштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Күкрәгендә «Татнефть» логотибы булган сөйкемле тиенкәйнең бишенче Бөтенроссия «Меридиан надежды» кинофес-тиваленнән җиңү белән кайтуы да очраклы гына түгел. Яңа тамашачылары белән очрашуда да ул барысын да таң калдырды, сокландырды. Урман-кырларны, елгаларны пычрату, агач ботакларын сындыру, шырпы белән уйнау һәм җәнлекләрне рәнҗетү ярамавы кебек гап-гади нәрсәләр турында һәркем аңларлык итеп сөйләүче Нефтяшага балаларның чын күңелдән ышануларын күрергә була иде.
64нче бакча тәрбия-челәре үзләре дә бу очрашуга ныклап әзерләнгәннәр. Аларның тырышлыгы белән, бу очрашу чын бәйрәмгә әйләнде. Биредә юбалгы, шапшак Шапокляк катнашындагы театральләштерелгән тамаша да, белемне арттыруга ярдәм итәрдәй викторина да, яшь эрудитларның фикерләү осталыгы буенча көч сынашулары да, төрле уеннар да оештырылган иде. Бу очрашу барышында бакча балаларыннан торган тамашачылар үзләре өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр, ә предприятиедән килгән кунаклар бакча балаларының «ТАНЕКО» компаниясе турында күпне белүләренә шаккатылар.
Бакча балалары янына барулары «ТАНЕКО» хезмәткәрләренең үсеп килүче түбәнкамалылар белән бердәнбер очрашулары гына түгел. Әле узган айда гына балалар экология-биология үзәгендә дә шушындый ук чара оештырылган иде. Шулай ук, нефть эшкәртүчеләр мәктәп укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары өчен нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексына экскурсияләр уздырдылар.
Елена ТОКАРЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев