Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Айдар Метшин хәбәрчеләр белән очрашты

2018 ел ахырына якынлашып килә. Ә бу – башкарган эшләргә нәтиҗә ясап, киләсе елга планнар билгеләү вакыты. Күркәм гадәт буенча, ел ахырында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин шәһәребездәге телевидение һәм газеталар хәбәрчеләре, интернетта блоглар алып баручылар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук анда Айдар Метшинның журналист һөнәрен үзләштерергә теләүче улы Мурат та бар иде.

Узган елгы очрашу күптән түгел төзекләндерелгән «Ковер» яшьләр үзәгендә үтсә, быелгысы яңа уку елында сафка баскан «Норма 36» мәктәбендә узды. Башта хәбәрчеләр өчен экскурсия оештырылды. Уку йортында 1000 нән артык бала белем ала. Беренчеләр генә дә параллель ун сыйныф! Биредә балалар белән өстәмә рәвештә дә шөгыльләнәләр, чөнки бу мәктәп «артта калучылар булмаска тиеш» принцибы буенча эшли. Спорт яратучылар өчен түгәрәкләр, шулай ук волонтерлык штабы бар, төрле чаралар уздырыла. Гомумән, мәктәп тормышы кичке сәгать 6 га кадәр гөрли. 
Һәрвакыттагыча, журналистларның сораулары күп булды. Мәсәлән, кайчандыр яңа микрорайонда балалар поликлиникасы төзү турында сүз кузгатылган иде, әмма вакыт узу белән барысы да тынды.
– Яңа микрорайоннарда балалар өчен мәктәп, балалар бакчасы, поликлиника булуның әһәмиятен яхшы аңлыйбыз. Киләсе елда ике балалар бакчасы ачылачак. Башкарасылар күп әле. Яңа микрорайон балалары өчен поликлиника булдыру буенча башлангыч эшләр алып барыла, документлар әзерләнә. Шулай ук 35 нче микрорайонда яңа янгын сүндерү депосы төзү планлаштырыла, – диде Айдар Метшин.
Шәһәрдә кайчандыр төзелә башлаган, әмма эш тукталып, хәзерге вакытта куркыныч тудыручы биналар турында да сүз булды. 12 объектның дүртесе генә шәһәр балансында. Кайчандыр мәдәният йорты булырга тиешле бина акваүзәк итеп үзгәртеләчәк. Ижау шәһәрендәгечә, биредә зур комплекс урнашачак. Шинчылар урамында «Нефтехим» предприятиесе эшчеләре өчен төзелә башлаган йорт буенча да сөйләшүләр бара. Әлегә шулар гына. 
Түбән Кама шәһәре мэры белән очрашуга кадетлар корпусында тәрбияләнүчеләр дә килде. Егетләр матбугат үзәге оештырганнар икән, Айдар Метшинга үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр.
Шәһәр урамнары һәм тукталышларының элмә такталарында киткән хаталар турында сорагач:
– Әлбәттә, бу хаталар булмаска тиеш. Мәсьәләне күзәтү астына алып, эшне башлап җибәрербез, – дигән җавап алынды.
Экология белән бәйле борчылулар белән дә уртаклаштылар. Хәбәрчеләрне шәһәр янында төзеләчәк яңа предприятиеләр борчый. Беренчедән, алар шәһәргә якын урнашкан, икенчедән, саннары арта бара, ә бу – һавага зарарлы матдәләр чыгару арта дигән сүз. Башлык тынычландырырга ашыкты.
– «Пионер» мәйданында һәм Кама Аланында төзеләчәк предприятиеләрдән зарарлы матдәләр чыгарылмаячак. Алар барысы да экологиягә йөкләнеш буенча тикшерү узган, – диде ул. 
Төрле программалар кысаларында, Түбән Кама объектларын яңартуга планнар зурдан. Алдагы елларда Красный Ключ бистәсендәге Изге чишмә, Стахеевлар йорты төзекләндереләчәк. 2020 елда булачак Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек эшләре киләсе елда ук башланачак. Мәсәлән, Җиңү монументы һәм аның тирәсе яңартылачак.  Б.Урманче исемендәге урамда да үзгәрешләр көтелә. 
Ә менә яңа микрорайоннарга трамвай йөрү, хуҗасыз хайваннар өчен приют төзү, шахмат уенын яратучылар өчен клуб булдыру кебек мәсьәләләр якын киләчәктә хәл ителмәячәк. Шәһәрдә транспортның начар йөрүе әле дә борчу тудыра. Кешеләргә автобусларны кайчак 40 ар минут көтәргә туры килә. Яңа микрорайонга транспорт гомумән йөрми. Шулай да хәлләр үзгәрмәячәк әле. Ник дигәндә, автобуслар булса да, эшләргә кешеләре юк икән. 
«Ковер» үзәгеннән килгән яшьләр Мәктәп бульварын төзекләндерү буенча сораулар бирделәр. Алар аны Яшьләр паркы итеп күрергә телиләр икән. Айдар Метшин бу тәкъдимне кире какмады, киресенчә, булган фикерләр белән уртаклашырга чакырды. Үз чиратында, үзәктә күбрәк татар телендә оештырылган чараларны күрергә теләвен әйтте. 
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев