Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«Авыр чакта ярдәмнән калдырмадылар»

4-5 капчык кием-салым, өй өчен кирәк-яраклар... Узган атнада Түбән Уратма авылында йорт янганын белгәч, түбәнкамалылар ярдәмгә ашыкты. Йорт хуҗасының сеңлесе Илсөяр һәм апасы Әнисә битараф булмаган кешеләргә рәхмәтләрен җиткерергә дип «Туган як» газетасы редакциясенә килделәр. Җыелган әйберләрне дә алып киттеләр.

Исегезгә төшерәбез: йортта яшәүче 43 яшьлек ир һәм аның ике улы янгыннан соң бернәрсәсез калганнар. 
– Без апа белән Түбән Камада яшибез. Тагын бер апабыз абыйның күршесендә тора. Безгә шалтыратып хәбәр иткәч, аяклар тотмый башлады. Өйдә берәр кеше калгандыр дип курыктым. Бәхеткә, барысы да исән-сау, – ди әлеге ирнең бертуганы Илсөяр.  
Авылдагы апасы әйтүенчә, ул көнне әти кеше эшкә киткән – ул шәһәрдә эшли икән. Улларының олысы мәктәптә булган, кечесе чирләгән, шуңа күрә өйдә калган. Янгын көтмәгәндә чыккан, малай куркуыннан урамга чыгып йөгергән. Янгынны беренче булып авылдашлары Люда Афзалова күрә, күршеләргә хәбәр итә. 
– Көне дә җылы, кояшлы, матур иде бит. Бөтен авыл халкы диярлек мәдәният йортында – чөнки Өлкәннәр көненә багышлап концерт оештырганнар. Янгын турында хәбәр итүгә үк, барысы да килеп җитә, бар көчләрен куеп ярдәм итә. Соңыннан әбиләр «йөгерә-йөгерә аяклар калмады» диделәр. Әмма йорт тиз арада янып бетә, нигезе генә кала. Урамда колонкалар юк, су өйгә кертелгән бит. Башка йортларга ут капмасын өчен, аларга су сибеп торганнар, – дип дәвам итә Илсөяр.
Хәзерге вакытта балалар шул ук авылда әнисе белән яши. Әти-әниләре аерылышкан булган. Балалар әтиләре белән яшәгән. Әти кеше бераз туганнарында торган, хәзер акча түләп бер квартирда яши икән. 
Илсөяр әйтүенчә, ярдәм итүчеләр бик күп. Мәктәп директоры Исхак Мөхлисов янгын урынын җыештыруны оештырган. Укучыларның әти-әниләре акча җыеп биргәннәр, кием-салым белән ярдәм иткәннәр. Түбән  Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин матди ярдәм күрсәткән. Авылдашлар да һаман акча алып килә икән.
– Битараф булмаган шәһәрдәшләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Гомумән, авыр вакытта ярдәм кулы сузган өчен барысына да: авылдашларга, туганнарга, дус-ишләргә рәхмәтлебез, – дип шатлана Илсөяр. 
Хәзерге вакытта беренче чиратта документларны ясатырга кирәк. Аннары кышкы киемнәрсез булмый. Олы малай – 42 нче үлчәм, кечкенәсе – 40 нчы, әтиләре 45 нче үлчәм аяк киеме кияләр. Өс киемнәрен олы малай – 46 нчы (озын һәм ябык), кечесе 44 нче үлчәмне кия. Аларны НТРга (Химиклар ур., 64а) алып килергә мөмкин. Йортны да яңадан төзергә туры киләчәк, эшне язын башлап җибәрергә ниятлиләр.
Лилия  ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото NTR-24 сайтыннан алынды .

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев